Түбән Кыерлының хәзер үз гимны да бар. Аны тәүге мәртәбә чишмә ачу тантанасыннан соң үткәрелгән Авыл көне бәйрәмендә яңгыраттылар.

2014 елның 10 октябре, җомга

Түбән Кыерлының хәзер үз гимны да бар. Аны тәүге мәртәбә чишмә ачу тантанасыннан соң үткәрелгән Авыл көне бәйрәмендә яңгыраттылар.

Түбән Кыерлы авылының Берсут елгасы үзәнендә чын Сабан туе гөрли. Күпсанлы кунаклар катнашында Авыл көнен бәйрәм итәләр. Әлеге чараның төп инициаторы шулай ук эшмәкәр Нияз Шәмсетдинов. Бәйрәмгә кыйммәтле бүләкләр белән кайткан иганәче. Башка кунаклар арасында да спонсорлык ярдәме күрсәтүчеләр бар иде.

Түбән Кыерлыдан чыккан күренекле шәхесләрдә матур гадәт бар – туган авылларын кайгыртып яшиләр алар. Якташлары ярдәме белән авылның ике зиратының да коймалары яңартылды, заманча материаллар белән әйләндереп алынды.

Бу бәйрәм уңаеннан Нияз Шәмсетдинов Түбән Кыерлыга багышлап җыр да яздырткан. Аның сүзләрен Балык Бистәсе район газетасы баш мөхәррире, шагырь Вазыйх Фатыйхов иҗат итсә, көен Чаллыда яшәүче композитор Рәсил Әхәтов чыгарган.

Түбән Кыерлы гимнын башкарырга Авыл көненә күренекле җырчы Рөстәм Закиров килгән иде. Иҗатташ дуслары Люция Мусина һәм Рафил Җәләев белән түбәнкыерлыларга күпсанлы моңлы җырларын бүләк итте алар.

Авыл көне бәйрәме өлкән буынның хатирәләр белән уртаклашуы, кызыклы уеннар, бәйгеләр белән чиратлашып барды. Көрәш батыры өчен тәкә дә әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International