Балалар бакчасы, мәдәният йорты, мәчет биналарын төзекләндерү, һәйкәл–мемориал, ял паркы сафка бастыру, таш юл түшәү. Бүген Түбән Ушмада зур масштаблы эшләр башкарыла. Төбәктә киләсе атнага билгеләнгән “Авыл көне” бәйрәменә әзерләнәләр.
Хәзерге көндә Түбән Ушма авылының һәр ноктасында да диярлек зур бәйрәмгә әзерлек эшләре алып барыла. Балалар бакчасы мисалында карасак, эшмәкәр Айрат Шәйхетдинов учреждениягә керү юлының як–ягына яктыртучы баганалар урнаштырган. Ә бинаның түбәсен яшел төстәге профнастил белән ябу якташлары, инвестор Рифат Мотыйгуллин акчасына башкарыла.
Гомумән, авылда искәртелүче һәр яңарышның да диярлек башында Рифат Мотыйгуллин тора. Авыл уртасында аның инициативасы буенча ял паркы пәйда булган. Анда декоратив агачлар утырканнар, фонтан эшләячәк. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә һәйкәл–мемориал төзелеп килә. Анда 1100 дән артык түбәнушмалының исеме урнаштырылачак. Наил Фатыхов, авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы
–Без барлык авылыбыз белән Рифат Мәхмүт улына рәхмәтле. Бәйрәмгә әзерлек эшләренең күпчелек өлеше аның җилкәсендә бит. Авыл халкы да бик теләп катнаша. Күпсанлы кунаклар киләсе булгач, җыештыралар, чистарталар. Даими рәвештә хезмәт өмәләре үткәрәбез.
Мәдәният йортына да яңа сулыш өрәләр. Бина быелдан газ белән җылытылуга күчәчәк. 1нче катка пластик тәрәзәләр урнаштырганнар. Бу һәм объект алдына брусчатка түшәү, тротуар җәюне район бюджеты финанслый.
Түбән Ушманың Ленин һәм Партизан урамнары да яңа өслекле булды. УПТК оешмасы хезмәткәрләре 1200 метр озынлыктагы юлга ком һәм вак таш түшәделәр. Әлеге эшләр халыктан җыелган үзара салым акчасына башкарыла.
Яңа юлдан 110 еллык тарихы булган “Таш мәчет”кә дә ерак түгел. Аллаһ йорты да бүген үзгәреш кичерә. Район ярдәме белән тышкы өлешен реставрацияләгәннәр, ә ишегалдына брусчатка җәю, эчке өлешен төзекләндерү кебек эшләрне Рифат Мотыйгуллин финанслый. Гыйбадәтханәгә тарттырылган түшәм урнаштыралар, стенасы һәм идәне мәрмәр материалдан эшләнә.
Төбәк тарихчысы Хәлим абый Сәләхетдинов әйтүенчә, бай мирасы булган Түбән Ушма авылы мондый яңарышларга чын мәгънәсендә лаек.
–Түбән Ушма авылына ким дигәндә 700 яшь. Аңа марилар нигез салган. Аларның Венгрия якларыннан күченеп килгән марилар булуы да ихтимал. Авылның исеменә килгәндә, алар “ошма” дип атаганнар. Галимнәр әйтүенчә, “ошма” үзе ике сүзне аңлата икән. “Ош” дигәне ак, чиста мәгънәсендә, ә “ма” сүзе елга. Димәк, чиста сулы елга буенда урнашкан авыл.
“Авыл көне” бәйрәменә түбәнушмалылар барлык якташларын чакырып кала. Аны үткәрү датасы 11нче октябрьгә билгеләнгән.