2014 нче елның 7 нче октяберендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә чын мәгънәсендә гаилә кичәсе узды. Бәйрәм Өлкәннәр һәм Укытучылар көненә дә багышланган иде. Кичәнең төп сәбәпчеләре – быел зөбәрҗәт туен каршы алган Дәүләтшиннар гаиләсе. Марсель ага һәм Асия ханым икесенә бергә 80 ел педагогик стажга ия. Алар һөнәрләре беләнт генә түгел, ә тормыш рәвешләре, күңел торышы белән чын мөгәллимнәр. Район тарихында булган өлешләрен Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова да ассызыклады, район башлыгының рәхмәт хатын, бүләкләр, чәчәк бәйләме тапшырды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина юбиляр парның тантаналы төстә зөбәрҗәт туйларын үткәрде.
Бәйрәмгә шулай ук яшь парлар да чакырылган иде. Аларның һәрберсе бу көнне үз бәйрәмен каршы алды. Нурфат һәм Эльвира язылышу турында гаризага кул куйдылар. Аделина һәм Евгений тантаналы төстә язылыштылар. Яшь гаиләне Алена Смирнованың котлау-бүләкләре, Фәния Әхмәтшинаның алтын туйга чакыру бирүе аеруча дулкынландырды.
Залдагы бар парлар мәхәббәт вальсында әйләнгәндә бәйрәмгә килгән мәктәп укучылары бирем эшләде. Озак сузмыйча кунаклар алдында укучылар җавап тоттылар - “Гаилә бик мөһим”.
Кичәгә чакырылган яшь гаиләләр дә бу көнне киңәш-табышлар, кирәкле мәгълүмат белән киттеләр. Торак сораулары буенча бүлек җитәкчесе Любовь Долгова, акушер-гинеколог Миләүшә Вилданова, дүәләт программалары һәм гранталры буенча икътисад бүлеге белгече Айрат Аскаров яшьләрне кызыксындырырлык күп кенә мәгълүмат белән таныштырды.
Кичә гаиләгә багышланган табышмаклар һәм мәкальләр белән тәмамланды.