Районның төп сәхнәсендә төбәгебез мөгаллимнәрен хөрмәтләделәр. Әлеге чара Укытучыларның һөнәри бәйрәме кысаларында уза.

2014 елның 7 октябре, сишәмбе

Дөнья укытучылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен тәүге мәртәбә моннан 20 ел элек билгеләп үтә башладылар. Әлеге дата итеп, 5нче октябрь  көне сайланды.

Бәйрәмнең төп кунаклары булган укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф тармагы ветераннарын фойеда әзерләнгән күргәзмә каршы ала. Анда сыйныф бүлмәләре, дәрес барышы күрсәтелә.

Төп чаралар, гадәттәгечә, тамашалар залында үтте. Биредә хезмәт юлын педагогика өлкәсенә багышлаучыларга мәдхия җырладылар.

Иң игелекле һөнәр иясе кем, дисәләр, күпчелек укытучы диячәк. Сабый еласа, аны юатучы әни, боексалар аларны уйнатучы тәрбияче дә бит ул. Бүгенге мөгаллимнәр заман белән бергә атлыйлар. Укыту-тәрбия барышында яңа технологияләрне, алымнарны кыю кулланалар. Илебезгә лаеклы белгечләр әзерләүдә дә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Җәмәгать эшләрендә иң актив катнашучылар кемнәр дип сорасалар, әлбәттә – укытучылар дип әйтә алабыз. Һөнәри бәйрәмнәрендә алар адресына әйтелгән тәбрикләү сүзләре эчкерсез яңгырады. Район башлыгы Анатолий Иванов укытучыларның, укый-язарга өйрәтүдән, төрле фәннәрне нигезле укытудан тыш, өстәмә программалар өстендә дә җитди эш алып баруларын искәртте.

Хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан районның баш педагогы Ришат Сәмигуллин да тәбрикләде.

Тантана барышында үз эшләрендә матур күрсәткечләргә ирешкән бер төркем педагогларга Россия Мәгариф министрлыгының, район башлыгының, башкарма комитетының, мәгариф бүлегенең бүләкләрен тапшырдылар. Ветераннарга да олы хөрмәт күрсәтелде.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына

Катмыш урта мәктәбенең география укытучысы Рәмзил Габидуллин, Түбән Ушма урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Нәсимә Галиева, Дусай башлангыч мәктәбе укытучысы Рауза Ризванова, Шәдче урта мәктәбенең биология укытучысы Рафидә Шәвәлиева, “Нохрат“ балалар бакчасы мөдире Валентина Мусина лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International