Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Харвига мәдхия
2014 елның 7 октябре, сишәмбе
Бүген бөтендөнья елмаю көне. 1999 елдан планетабызда октябрьнең беренче җомгасында Бөтендөнья елмаю көне билгеләп үтелә.
Моның өчен без авызын колакларына кадәр ерган сары йөз-смайлик авторы рәссам Харви Бэллуга бурычлы. Ул 20 нче гасыр уртасында Америкада яшәгән. Иҗаты бернәрсәсе белән дә башкаларныкыннан аерылмаган диярлек. Әмма көннәрнең берендә аңа иминият ширкәтләренең берсе мөрәҗәгать итеп, аннан фирма өчен билге уйлап чыгаруны үтенә. Харви исә, озак уйлап тормастан, хәзер интернет куланучылар “смайлик” дип йөрткән билгене тәкъдим итә. Әлеге визитка зур уңышка ирешә һәм билге зур тизлек белән тарала башлый. Рәссам үзе әлеге көн яхшы кәефкә багышланырга тиеш, дип фикер йөрткән.
Смайликтан ясалган билгечек шулкадәр популярга әйләнә, аны шырпы капларына, конвертларга, футболкаларга төшерә башлыйлар. Харви Бөтендөнья елмаю көне кешеләргә яхшы кәеф булдыруга хезмәт итәргә тиеш дип санаган. Девизы болайрак яңгырый: изгелек эшлә. Һич югы бер кешенең йөзе елмаю белән балкуына ярдәм ит. Ә сез еш елмаясызмы? Бу сорау белән төрле буын вәкилләренә мөрәҗәгать иттек.
Васыйл Абдуллин, тарих фәне укытучысы:
–Елмаерга бик яратам. Һәркемгә ачык йөз белән карарга тырышам. Әле август аенда гына өйләндем, шуңа күрә хәзер күбрәк хатыныма елмаям. Хезмәтемдә, әлбәттә, күбрәк җитди булырга кирәк, эше шундый.
Лира Зиннатуллина, "Шанс" танышулар клубы психологы:
–Елмаю кирәк. Ул стрессны киметә, гомерне озайта, уңай эмоцияләр бирә. Шулай да тормышта төрле чаклар була, гел елмаясы гына килеп тормый. Ә эшебездә кешеләрне елмаеп каршылау – безнең бурыч. Бер-беребезгә елмаю бүләк итеп яшәргә тырышасы иде.
Лилия Галиева, декрет ялында :
–Еш, билгеле. Гаиләңдә тәртип, ирең әйбәт булса ничек елмаймыйсың. Ул яктан Аллага шөкер. Өченче улымны үстереп, хәзергә өйдә утырам. Аңа гел елмаеп җырлаучы популяр эстрада җырчысын күздә тотып, Раяз дип исем куштык. Елмаю җанны эретә, күңелне иркәли. Гел елмаеп яшәргә язсын.
Елмаеп, шатлык өләшеп яшик!
Сүз уңаеннан: шатлык сүзе русча әйтелештә ике өлештән тора икән. «Радость» сүзенең «Ра» иҗеге – Кояш алласы исеме, ә «дость» иҗеге «җитәрлек» дигәнне аңлата. Шат чырайлы булу, шулай булгач, кеше күктәге кояш кебек яктырып, балкып тора дигәнне аңлата. Дөньяга шатлык, елмаю нурлары гына бүләк итегез, бүләгегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтыр.
Айгөл Әхмәтшина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Мамадыш районының төп яңалыклары-Безнең MAX тагы рәсми каналда !
Мамадыш районының төп яңалыклары-Безнең MAX тагы рәсми каналда !
1
апрель, 2026 ел
Мамадышта шәһәр мәчетләре имамнары белән эшлекле очрашу узды.
Чара муниципалитет бинасында үткәрелде. Фикер алышуның төп темасы - шәһәрдәге татар зиратын карап тотуга һәм төзекләндерүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләрне карау.
Чисталык бездән башлана: Мамадышта экологик икеайлыкка старт бирелде!
Бүген, 1 апрельдә, безнең шәһәрдә рәсми рәвештә экологик икеайлык старт алды. Чисталыкка таба беренче адымнар ясалды инде!
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетында алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм аны булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетында алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм аны булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз