Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Гает намазы тирә- юньне нурландырды
2014 елның 7 октябре, сишәмбе
Корбан бәйрәме күпчелек мөселман илләрендә дәүләт күләмендә билгеләп үтелә. Россиянең Татарстан, Башкортстан, Адыгея, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Карачай-Чиркәс һәм Дагыстан төбәкләрендә дә рәсми рәвештә ял көне. Шимбә иртәсен күп кенә райондашлар мәчетләргә барып Гает намазыннан башладылар. Күпчелек халык Үзәк мәчеткә җыелды. Аллаһ йортына кергән һәркем бәйрәм коймагы, укасына теләкләр язылган конфетлардан авыз итә алдылар.
Корбан гаете көннәрендә , иң беренче нәүбәттә, намаз укырга кирәк
. Бу хакта хәдис-шәрифтә әйтелә. Мәчеттәге иртәнге гыйбадәт намаз белән башланып китте, мөэмин мөселман кардәшләр, олысы да-кечесе дә, тигез сафларга тезелеп намаз укыды. Мәчетнең хатын-кызлар өчен каралган беренче катында да, икенче катта да алма төшәргә дә урын юк иде. Баскычта басып торган килеш тә намаз укучылар булды.
Алга таба Үзәк мәчет имам-хатыйбы Наиль хәзрәт Вахыйтов бәйрәм вәгазенә күчте. Билгеле, хәзрәт Корбан бәйрәменең тарихи тамырлары белән таныштырды.
Мәгълүм булганча, ислам дине буенча Аллаһы Тәгалә ике пәйгамбәргә зур сынау җибәрә - Ибраһим пәйгамбәрдән улы Исмәгыйль пәйгамбәрне корбанга китерүне сорый. Моны икесе дә тыныч кабул итә, Ибраһим пәйгамбәр улын корбанлыкка китерергә әзерләнә. Тик Ходай аларны бу эштән азат итә, корбанлык өчен Исмәгыйль пәйгамбәр урынына бер сарык җибәрә. Шуның белән Ул кеше каны акмасын дип, кешеләрне корбан итүне тыя һәм аларны хайваннарга алыштырырга тәкъдим итә. Шушы вакыйганы истә тотып, мөселманнар Аллаһы Тәгаләгә ел саен корбан китерә, дип искәртте Наиль хәзрәт.
Үзәк мәчет Советы әгъзасы Сәмигулла Шәфиков Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлау хаты белән таныштырды.
Районыбызда яшәүче барлык мөселманнары мөбәрәк бәйрәм белән Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов та тәбрикләде. “Көн дә белгән догаларымны укыйм, һәр гаиләгә сәламәтлек, муллык телим. Шунысы сокландырды, кичә, изге җомга көнендә, күңелләрне сафландырып тәүге йомшак кар яуды. Бу да имин киләчәккә ишарә”,- диде район башлыгы.
Район җитәкчелеге теләктәшлеге белән 9 нчы октябрь көнне, шәһәребезнең икенче санлы лицеенда, Корбан ашы да оештырылачак. Башлану вакыты кичке сәгатъ биштә. Теләге булган һәркемне бирегә чакырып калды Наиль хәзрәт.
Ахырда мәчеткә җыелган барча халык тәкъбир әйтеп, дога кылды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
24
апрель, 2026 ел
Мамадышта телерадиотапшырулар объектларында ремонт эшләре башкарылачак
РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2026 елга планлы ремонт эшләре графигы нигезендә.
Мамадыш районы башлыгы туган телләр турында законннарның үтәлеше һәм Габдулла Тукайның 140 еллыгына әзерлек турындагы утырышта катнашты
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды.
Язны каршылыйбыз: парк һәм скверларны тәртипкә китерәбез
Яз килү белән безнең парклар һәм скверлар җәлеп итү үзәкләренә әверелә. Халыкның ялы уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен, районның җаваплы хезмәтләре җәмәгать урыннарын җыештыру буенча эшләрне башлап җибәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз