Иртәгә барлык мөселман дөньясы изге бәйрәм– Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан, район башлыгы Анатолий Иванов Мамадыш мөселманнарына мөрәҗәгать белән чыкты.
“Мөхтәрәм мөселман кардәшләр!
Район Советы, башкарма комитеты, “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе исеменнән Сезне мөселманнарның иң нурлы, иң күркәм бәйрәмнәреннән берсе – Корбан гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Әлеге бөек бәйрәмнең төп асылы тирә-юньдәгеләр турында кайгырту, изге эшләрдә үзара ярдәмләшеп яшәү, туганнарыңа һәм якыннарыңа шатлык бүләк итүдән гыйбарәт. Корбан гаете кеше күңелендәге рухи яңарышны чагылдыра, кардәшләр, фәкыйрь-мохтаҗлар турында кайгырту зарурлыгын, Аллаһының рәхмәте чиксез киң булуын искәртә.
Корбан бәйрәме һәрберебезгә дә уңай энергия, илһам өстәсен, бәрәкәт һәм муллык китерсен иде!
Күңелләребездәге иман нуры бервакытта да сүнмәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә тынычлык, бәхет, сәламәтлек һәм уңышлар насыйп булсын!”– дигән юллар бар район башлыгы Анатолий Иванов юллаган бәйрәм котлавында.
Иртәгә районыбыз мәчетләрендә иртәнге намаз 6 сәгатьтә, ә Гает намазы 7 сәг. 15 минутта укылачак.