Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Җырлап ачыла күңел
2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм табыннары, концертлар быел районыбызның күпчелек авыл җирлекләрендә бер үк көнне – 1нче октябрьдә оештырылды.
Мәдәният йорты ишегеннән керүгә үк Югары Ушма ветераннарын аш табыны һәм Илфир Исламовның җырлары каршы алды. Әбиләр чөкердәшеп чәй эчтеләр, мәдәният йорты директоры
Гадения Шалакина
, сәнгать җитәкчесе
Әлфирә Вагыйзова
, аның сеңелесе
Әнисә Нигъмәтҗанова
, китапханәче
Гөлсинә Байкиева
, техник хезмәткәр
Рәйсә Исмәгыйлова
әзерләгән сый-нигъмәтләрдән авыл иттеләр. Өстәлдә нәрсәләр генә юк иде: төрле салатлар һәм венегретлар да, өрек, алма, кәбестә пироглары да. Кәтлитләр белән бәрәңгеләргә кадәр пешереп алып килгәннәр алар. Өстәлнең иганәчеләре дә үзләре булганнар. Авыл җирлеге башлыгы Наил Васыйлов та бәрәңге, чөгендер, кишер белән ярдәм иткән, үз акчасына кибеттән азык-төлек алып бирәгән.
– Былтыргы Өлкәннәр көнендә дә бергә идек. Быел да Наил абый Васыйлов кебек хөрмәтле кеше чакыргач сезгә килергә шатланып риза булдым, – диде
Илфир Исламов
.
Чәй табыныннан соң өлкәннәр залга уздылар. Анда алар адресына бәйрәм уңаеннан котлаулар яңгырады, барысына да атап җырлар, биюләр башкарылды. Югары Ушма төп мәктәбе укучылары да бай концерт номерлары әзерләгәннәр иде. Әби-бабайлары аларга рәхмәт әйттеләр. Авыл җирлеге быел ветераннарга кирәкле әйберләрен РайПО кибетләреннән үзләре кереп алсын өчен йөз иллешәр сумлык талоннар әзерләгән иде. Бу – кабат кемдер пакетка салган әйберне ошатмыйча сөйләнеп йөргәнче отышлырактыр да. Һәркем үзенә ошаганын сатып ала. Авыл җирлеге аша барысы 168 ветеран хөрмәтләнде, аларга 25 мең сумлык талоннар таратылды.
Хәсәнша һәм Иске Завод авыллары клубларында да оештырылды шундый ук бәйрәм табыннары, өлкәннәр өчен концертлар. Хәсәншадагы чәй өстәленең иганәчеләре
Дания һәм Илдар Сәетовлар
, мәдәният хезмәткәре
Хамис Сөнгатуллин
, фельдшер
Тәнзилә Сөнгатуллина
; Иске Завод авылындагыныкы –
Илсөяр һәм Әлфәт Котдусовлар
булды.
Минневәрис Мингалиев
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
24
апрель, 2026 ел
Мамадышта телерадиотапшырулар объектларында ремонт эшләре башкарылачак
РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2026 елга планлы ремонт эшләре графигы нигезендә.
Мамадыш районы башлыгы туган телләр турында законннарның үтәлеше һәм Габдулла Тукайның 140 еллыгына әзерлек турындагы утырышта катнашты
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды.
Язны каршылыйбыз: парк һәм скверларны тәртипкә китерәбез
Яз килү белән безнең парклар һәм скверлар җәлеп итү үзәкләренә әверелә. Халыкның ялы уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен, районның җаваплы хезмәтләре җәмәгать урыннарын җыештыру буенча эшләрне башлап җибәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз