Өлкәннәр көне кысаларында мәдәният йортында бәйрәм концерты үткәрделәр.

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе

Өч буын вәкилләре районның төп сәхнәсендә вальс башкарды. Өлкәннәр көне кысаларында мәдәният йортында бәйрәм концерты үткәрделәр. Залдагыларны район башлыгы Анатолий Иванов та тәбрикләде.

Пенсиягә чыккач, тормыш әле башлана гына! Өлкән яшьтәге мамадышлыларның күпчелеге әнә шундый фикердә. Бу атнада алар өчен концерт программасы үткәрделәр. Бәйрәм рухы бинага керү юлында ук сизелә. Кунакларны кадетлар каршы ала, ә башлангыч сыйныфларда укучылар хор белән әби–бабаларын тәбрикли.

Өлкәннәргә  кайнар чәй һәм күргәзмә тәкъдим ителде.

Бәйрәм концертын вальс башлап җибәрде. Сәхнәгә берьюлы 3 буын вәкилләре чыга.

Алга таба залдагыларны район башлыгы тәбрикләде. Анатолий Иванов өлкәннәргә сәламәтлек һәм бәхетле озын гомер тели.

Шушында ук район тормышында актив катнашкан пенсионерлар бүләкләнде. Озын гомерлеләр дә игътибарсыз калмый.

2 сәгать дәвамында бәйрәм кунаклары өчен бай эчтәлекле концерт программасы тәкъдим ителде. Сәхнәдә Ольга Петухова, Юлия Аполонова, Гөлнара Гарипова, Гөлнур Васыйлова, Ришат Шәйхетдинов, “Нократ егетләре” төркеме, ветераннар хоры, һ.б. чыгыш ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International