Комазан урманчылыгында яшәуче Назипова Фагыйлэ Гыйлэж кызына 29нчы сентябрьдә 90 яшь тулды.

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе

Комазан урманчылыгында яшәуче Назипова Фагыйлэ Гыйлэж кызына 29нчы сентябрьдә 90 яшь тулды. 

Фагыйлэ әбине олуг юбилее белән тәбрикләргә балалары, онык-оныкчыклары, бертуганнары килде. Район җитәкчелеге исә Рәсәй Президентының Котлау хаты, истәлек бүләге белән сөендерде. Җирле җитәкчеләр дә юбилейга зур бүләкләр белән килгән иде.

 

Юбилей табынында Фагйлэ Назипова яшьлек елларын, ире Гыйлемхан белән гаилә корган, балалар үстергән чакларын искә алды, матур тормышның кадерен белеп яшәргә өндәде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International