Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш хастаханәсенә урам һавасы кермәячәк
2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
Безнең һәркайсыбыз өчен иң кадерле әйбер – гомеребез һәм сәламәтлегебез. Хастаханә юлын таптаучы кайберәүләр табиблардан зарланырга яратсалар да, Мамадышыбызда һәм районыбызда халыкның сәламәтлеген ныгыту, дәвалауның сыйфатын күтәрү өчен соңгы елларда барыбер күп эшләнә. 2008нче елда район буенча уртача гомер озынлыгы 68 яшь булып, аның быел 73,8 яшькә җитүе күп нәрсә сөйләми мени?! Бүген дә район үзәк хастаханәсендә реконструкция эшләре дәвам итә. Алар турында тулырак сөйләвен үтенеп, хастаханәнең баш табибы Дамир Хаҗиевка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.
–Дамир Фаязович, Бөтендөнья икътисади кризисы елларында да Мамадышта гинекология һәм балалар тудыру бүлекчәләре төзеп, файдалануга тапшырылган иде. Бүген бара торган эшләргә дә киңрәк тукталып үтсәгез иде.
–Районыбызның үзәк хастаханәсе 1981нче елны файдалануга тапшырылган иде. Ул алтмышынчы-җитмешенче еллар проектлары белән җиткерелде. Тормыш алга барган саен сәламәтлек саклау өлкәсенә дә таләпләр, нормативлар үзгәреп тора. Шуңа күрә, 2006нчы елны район үзәк хастаханәсен реконструкцияләү буенча проект эшләнгән иде. Кризис башланып, аны тормышка ашыру тоткарланды. Шулай да 2010нчы елны гинекология һәм тудыру бүлекчәләре өчен яңа корпус җиткерә алдык. Ә элекке бала тудыру бүлеге, районыбыз башлыгы Анатолий Ивановның турыдан-туры катнашуы белән, Дәүләт торак фонды аша реконструкцияләп, табибларыбызга фатирлар ясалды. Операция блогын эшли башлагач, проектка үзгәрешләр кертергә, яңа нормативларга туры китерергә туры килде. Икенче катында стерилизация үзәге урнашачак, ә өченче катында операция һәм реанимация бүлекчәләре була. Районыбыз башлыгы ярдәме белән аңа 35 миллион сум акча бүленгән иде инде. Быел да республикабыз Президенты унсигез миллион сумнан артык акча бирде. “Төзүсервис“ эшчеләре төзелеш эшләрен төгәлләгәч, икесен дә заманча җиһазлар белән тәэмин итәргә илле бер миллион сум акча каралган. Анда ике операция бүлмәсе була. Аларга авырулар юындырып кертеләчәк. Авыру бер, табиб – икенче ишектән керәчәк. Ишекләр ике якка ачыла торган була. Бүлекчәгә һава камералар һәм фильтрлар аша чистартылып биреләчәк. Операциядән соң авырулар янәшәсендәге реанимация бүлегенә күчереләчәк. Шушы араларда Чиләбе өлкәсеннән монтаж эшләренә киләчәкләр. Ноябрьләргә эшләрен бетерерләр, дип өметләнәм.
–Төп корпуста нинди ремонт эшләре башкарыла?
–Анда да реконструкцияне башлап җибәрдек. “Стройсети“ җәмгыяте түбәне, тәрәзәләрне алыштыра, стенаны тыштан керамогранит белән төрәчәк. Бина өч катлы, керамогранит авырайтып фундаментын ярмасын өчен, Чирмешәндә ремонт вакытында нәкъ шундый хәл килеп чыкты, түбә үзгәртеп ясала. Җәмгыятьнең эшчеләре түбәне озакка сузмаска вәгъдә итәләр. Хирургия бүлегендә дәвалауны туктатып торып булмый бит. Кан анализы алу бүлмәләрен икенче катка – лаборатория каршына күчерәбез. Урын әзерләнә.
–Авыллардагы табиблык амбулаторияләрендә, фельдшерлык-акушерлык пунктларында нинди үзгәрешләр бара?
–Шәдчедә, Соколкада, “Мамадыш“ совхозы бистәсендә яңа табиблык амбулаторияләре җиткерелүе, өч елда уннан артык модульле фельдшерлык-акушерлык пункты урнаштырылуы турында халык белә инде. Быел Никифоровога да яңа ФАП җиткереләчәк. Равия Зиярованың матди ярдәме белән Усали табиблык амбулаториясендә ремонтны дәвам итәбез. Тәкәнештә дә эшләрне дәвам итәргә ике миллион сум акча бүленә.
–Хастаханәдә бик зур эшләр башкарыла. Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Табибларыбызга да сәламәтлегебез сагында уңышлар телибез.
Әңгәмәдәш Минневәрис Мингалиев
Зәйнулла Һадиуллин, сугыш һәм хезмәт ветераны:
–1971нче елны, ТАССР Югары Советына депутат итеп күрсәтелгәч, сайлучылар белән очрашу җыелышында: “Нинди наказ аласың?“–дип сорадылар. “Больница төзим,“–дидем.
Район үзәк хастаханәсенең иске агач биналарга урнашканын беләм бит. Вәгъдә бирүен бирдем, әмма аны төзелеш планына кертү бик проблемалы булды, барысы артыннан да үземә йөрергә туры килде. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы юлларын таптый торгач, заказчысы үзем җитәкләгән “Таң“ колхозы итеп, төзелешне планга кертә алдым. Акчасын да үзем юлладым. Сиксәненче еллар башында яңа хастаханә авыруларны кабул итә башлады. Үземне “СССРның сәламәтлек саклау отличнигы“ күкрәк билгесе белән бүләкләделәр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
декабрь, 2025 ел
Буыннар тантанасы: Мамадыш үзәк район хастаханәсендә яшь медицина хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котладылар
«Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССОның актлар залында «Яшь белгечне хөрмәтләү» бәйрәм чарасы узды. Быел да, элеккечә, бәйрәмнең аерым кунаклары яшь хезмәткәрләр-табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары булды.
"Нәфис" фондыннан 8,6 мең бала Яңа ел бүләкләре алачак
«Нәфис» хәйрия фонды Татарстаннан 8,6 мең баланы Яңа ел белән котлый.
Мамадышта «АрсеналГидро» ҖЧҖ җитештерү мәйданчыгында йомгаклау җыелышы узды
Мамадышта «АрсеналГидро» ҖЧҖнең җитештерү мәйданчыгында предприятиенең 2025 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча йомгаклау җыелышы узды. Очрашуда компания җитәкчелеге һәм завод хезмәткәрләре катнашты.
«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында Дүсмәт авыл җирлеге башлыгы Радик Ефимов 8 яшьлек Алан белән очрашты
«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында Дүсмәт авыл җирлеге башлыгы Радик Ефимов махсус хәрби операциядә катнашучының 8 яшьлек улы Алан белән очрашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз