Мамадыш– язучылар үстерә

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Якташыбыз Фәрит Имамов Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде. Ул районыбызның Катмыш авылында туып-үскән. Усали урта мәктәбен, Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң бераз вакыт мәктәптә укыта. 

1991нче елдан Түбән Кама шәһәренең “Туган як“ газетасында хезмәт куя. Хикәяләре һәм юморескалары республика газета-журналларында еш дөнья күрә. Алар район газетабызда да шактый басылдылар. Ике романы “Мәйдан“ һәм “Казан утлары“ журналларында урын алды. Якташыбыз “Югалган эзләр“ һәм “Дөньяның кеме юк“ китаплары авторы да. Язучылар берлегенә керергә фатыйханы аңа Чаллы Язучылар оешмасы җитәкчесе Вахит Имамов, “Казан утлары“ журналының бүлек мөхәррире Камил Кәримов, Түбән Кама шәһәрендәге “Кама таңнары“ әдәби берләшмәсе җитәкчесе Фәтхулла Абдуллин биргәннәр. Иҗаты Татарстан Язучылар берлеге коллегиясендә һәм идарәсендә югары бәяләнде. Якташыбызга тагын да зуррак иҗат уңышлары телибез. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International