Һәркем өчен көз мул уңыш, җәйге кызу эш көннәреннән соң килгән яңа тормыш һәм үзгәрешләр белән тиңдәшләнә. 2014 нче 24 нче сентяберендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тапшыру тантанасы узды. Яңа гына икенче яисә чираттагы тапкыр ана булган хатын-кызлар да үзләренең “мул уңышлары”, яңа хис-тойгылары белән уртаклаштылар. “Әбиләр чуагының” күркәм көннәре ата-аналарның кәефләрендә сизелми калдмады.
Бәхетле аналар иң беренче котлауларын Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирновадан алдылар. Район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән котлау сүзләре белән беррәттән Алена Петровна үзенең дә җылы котлауларын юллады. Сертификат тапшырганда районда балаларның бәхетле балачагы, матур киләчәге өчен барлык шартлар тудырылуын ассызыклады.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина залда утыручы бәхетле 14 гаиләне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде. Алыштыргысыз “Семейные Страницы” мәгълүмати җыентыкны тапшырды.
Россия Федерациясе Пенсия идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе урынбасары Валентина Ежова сертификатларны тапшырганда аларны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде.
Фәния Әхмәтшина ата-аналарга һәм бәйрәм кунакларына җылы теләкләрен җиткергәннән соң, барысын да истәлекле фотога чакырды.