Мәктәпнең 5-6 нчы сыйныф укучылары Берсут-Сукачи авылы янында урнашкан урта гасырлар каберенә, Изгеләр чишмәсенә экскурсиягә барды. Тарих укытучысы Константинова Лидия Семёновна кабердәге язу, анда кем ятуы турында галимнәр фикерен укучыларга җиткерде. Сыйныф җитәкчеләре белән экология темасына әңгәмә үткәрелде.