Соңгы елларда шәһәребезне төзекләндерү буенча зур эшләр башкарыла. Чәчәк түтәлләре ясала,урамнарга асфальт, тратуарга брусчаткалар җәелә.Шәһәребез көннән көн матурлана.Моны куреп сөенеп бетә алмыйбыз.
Ничә еллар инде, 2 нче санлы лицей белән “Ләйсән” садигы арасында юллар тар, начар. Балаларга аннан йөрү бик куркыныч иде. Ә без быел яраткан мәктәбебезгә зур итеп салынган якты юллардан килдек. Укучыларыбызга йөрер өчен, тротуар булдырылуы куңелле күренеш.Без балалар сәламәтлеген кайгыртып,әлеге уңайлыкны булдырган өчен,Анатолий Петрович Ивановка ата –аналар исеменнән, мәктәп коллективы исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Алга таба да шулай шәһәребез үссен, матур йортлар, балалар бакчалары тозелсен, якты урамнары безнең куңелләрне ямьләндереп торсын дигән теләктә калабыз.
Лицей №2