Бүген Зәйдә "Ялчыгол укулары" булып үтте

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
Бүген Зәйдә "Ялчыгол укулары" булып үтте.Әлеге чарада дин әһелләре, галимнәр, тарихчылар, җәмәгать эшлеклеләре Таҗетдин Ялчыгол хәзрәтләренең нәселен дәвам итүчеләр һәм күп кенә кунаклар катнашты.Зәйнең музыка мәктәбендә узган конференциядә чыгыш белән, Таҗетдин Ялчыгол мәдрәсәдә гыйлем биргән һәм аның әтисе җирләнгән Кече Сон авылыннан килгән вәкилләр катнашты. Зәй төбәгендә иҗат, хезмәт белән яшәп , китаплар язып гомеренең соңгы көннәрен шул төбәктә үткәргән дин белгече, табиблык остасы булган Таҗетдин Ялчыголның каберенә зираят кылынды, аның рухына дога укылды.

Зәй төбәгендә узган чарадан репортаж белән Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегали уртаклашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International