Түбән Ушма авылы халкы Җинүнең 70 еллыгын Җиңу паркында һәм яңа һәйкәл белән каршылаячак.

2014 елның 19 сентябре, җомга

Түбән Ушма авылы халкы Җинүнең 70 еллыгын Җиңу паркында һәм яңа һәйкәл белән каршылаячак. Эшмәкәр Рифат Мәхмүт улы Мотыйгуллин  Бөек Ватан сугышында һәлак булган, катнашкан  авылдашлар,  тыл ветераннары истәлегенә  салынган һәйкәлне яңарта, анын янына Җиңү паркы төзетә.

      Хәзерге көндә  һәйкәл янында кызу эш кайный:  һәйкәл  территориясенә брусчатка жәю эшләре бара, мемориаль таш яңартыла. Бу ташта 1000 нән артык авылдашыбызның исеме мәнгеләштерелә.  Исемлеккә сугыштан кайтып авылны торгызуда катнашкан  авылдашларыбыз, Бөек Ватан сугышанда катнашучылар һәм авылыбызның тыл хезмәтчәннәре кертеләчәк. Җиңу паркында 23 метр озынлыктагы стенд булачак. Бу стендта авылыбызнын тарихы чагылдыралачак һәм авылның дан тактасы урнаштырылачак. Ачу татнтанасы  шушы елның 11 нче октябрендә  булыр дип көтелэ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International