Грантка миллион отып, Уразбахты авыл Культура йортына капиталь ремонт ясала. Эшне ООО «СтройСИТИ» башкара. Культура йортының профнастил белән түбәсе ябылды. Пластиктан тәрәзә, ишекләр куелды. Эчке эшләр бара.