Электән көз айлары туй мәҗлесләренә мул булган. Аеруча авыл җирлегендә гомер итүчеләр елның бу фасылын кулай күрә: кызу җәйге эш көннәре артта, уңыш җыелган, алда иркен ял көннәре.
Мамадыш районы Кама урман хуҗалыгында яшәүче Хабибулла Яхин һәм Фәния Хәсәнова (булачак ире янына Ямаш авылыннан күчеп килгән) яңа гаилә тормышын башлап җибәрер өчен мул сентябрь аен сайлаганнар. Алар айның 13 нче көнендә Урманчы авыл җирлегенең Башкарма комитеты бинасында рәсми төстә язылыштылар.
Язмыш кушуыдыр, Хабибулланың да, Фәниянең дә бу беренче никахлары түгел, ләкин балдак алмашу, чәчәкләр, кәләш күлмәге, бәхетле күз яшьләре – барысы да әйтерсең тәүге тапкыр...
Җирлек башлыгы Анатолий Ильин һәм сәркәтип Элмира Мөгминова бу тантананы аерым бер дулкынлану белән алып бардылар. Аларның котлауларына килгән туганнар һәм кунаклар да кушылды.