Югары Яке авыл җирлегендә гомер итүче Гөлсем Васылова 95-нче көзен каршы алды

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Югары Яке  авылында гомер итүче Гөлсем Васылова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы Акбаров Хамис Гаянович һәм барлык балалары, оныклары котлады.

      Гөлсем Харис кызының хатын-кыз бәхете озакка  сузылмый: тормышка чыгып 4 ел үтүгә, ире Фасил вафат була. Гөлсем ханым ике яшь баласы белән тол кала. 10 елдан соң тәкъдим ясаган Алексейга ризалык биреп, ул тагын кияүгә чыга. Тормышларына ямь өстәп кызлары туа.    Бүгенге көндә Гөлсем әбинең 6 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Балалары барысы да Түбән Кама шәһәрендә гаиләләре белән үзара бик дус-тату яшиләр.

      Гөлсем әби бүгенге көненнән бик канәгать. Баларына, оныкларына, авылдашларына ярдәмнәре, даими игътибарлары өчен бик рәхмәтле.

Җирлек башлыгы Хамис Гаян улы юбилярга чәчәк бәйләме, бүләкләр тапшырды, җылы теләкләрен җиткерде. Котлауларга тәбрикләргә кайткан зур гаиләсе дә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International