14нче сентябрь– бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстанда V чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза. Мамадыш районы территориясендә 53 участок сайлау комиссиясе оештырылган иде. Төбәгебездә тавыш бирү хокукы булган 34349 гражданин исәпләнә. Шуларның 326-сы сәяси чарада тәүге мәртәбә генә катнашучылар.
Бөтен республика буенча сайлау участоклары иртәнге 7 сәгатьтә ачылды. Елның төп сәяси вакыйгасын “яктыртуыбызны” 1889нчы санлы Урта Кирмән сайлау участогыннан башладык. Ул авыл мәдәният йорты бинасында урнашкан. УСК рәисе Илгиз Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, биредә өч торак пунктта яшәүчеләр тавыш бирә. Андыйларның саны 428 тигез. Шуларның өчесе сайлауларда тәүге мәртәбә генә катнаша. Аларга УСК тарафыннан истәлек бүләкләре тапшырылды.
-Участок сайлау комиссиясе иртәнге сәгать алтыда ук ачылды. 6 сәгать 30 минутта территориаль сайлау комиссиясенә әзерлегебезне хәбәр иттек. Җиде туларга 15 минутта беренче сайлаучылар да килә башлады. Тавыш бирү процессына төгәл җиде сәгатьтә старт бирелде,- ди Илгиз Мөхәммәтҗанов.
Урта Кирмәндә беренче булып мәхәллә имамы Рафаил хәзрәт Гыйниятуллин тавыш бирде. “Мин һәр сайлауда беренче булырга тырышам. Электән шулай канга сеңгән инде. Бирегә: “Без сайлаган партияләр, депутатлар өметләребезне акласын иде”,- дигән теләк белән килдем. Киләчәктә авыл юлларын ремонтлауга игътибарны арттыру зарур”,- диде Рафаил хәзрәт.