Шәдчедәге “Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Мамадыш махсус интернат-йорты”нда капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә.

2014 елның 13 сентябре, шимбә

Шәдчедәге “Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Мамадыш махсус интернат-йорты”нда  капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Бинаның әзерлеген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин да бәяләде. Агымдагы айда Шәдчедәге “Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Мамадыш махсус интернат-йорты” ишекләрен ачачак. 2011нче елда башланган төзекләндерү эшләре ниһаять азагына якынлашты. Капиталь ремонтка барлыгы 24 млн. сум акча сарыф ителгән. Башкарылган эшләрне бу атнада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин да бәяләде. Ведоство җитәкчесе район башлыгы Анатолий Иванов, һ.б. рәсми затлар озатуында һәр бүлмәне, хуҗалык блогын, җиһазларны карады, хезмәткәрләр белән аралашты.

Бина “Уңайлы мохит” программасы таләпләренә җавап бирә. 1нче каттагы бүлмәләрдә коляскалылар урнашачак. Учреждение 70 урынга исәпләнгән.

Ремонтка ябылганчы, әлеге оешма “Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар торак-йорты” исемен йөртте. Ә санаулы көннәрдән соң аның ишекләре яңа исем астында ачылачак. Дөресрәге, элеккесе алдына “махсус” дигән сүз өстәлә. Биредә иректән азат итү урыныннан чыгып, яшәр урыны булмаганнар да гомер кичерәчәк.

Ремонт эшләренең генераль подрядчысы “Бизнесстройпроектинвест” җәмгыяте иде. Хуҗалык блогын “Самур” ҖЧҖ төзекләндергән.

«Безнең хезмәткәрләр мунча һәм кер юу комплексын ремонтлады. Эшләрне 1 ай да 10 көн эчендә башкардык. Бина төсле профнастил белән тышланды»,– ди “Самур” җәмгыяте директоры Алексей Азизов.

“Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Мамадыш махсус интернат-йорты” директоры Гүзәл Шрыкова әйтүенчә, биредә берничә көнлек эш калып бара. Бина өлкәннәрне кабул итәргә тулысынча әзер. Аның ачылыш тантанасы сентябрь аена билгеләнгән.

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International