Композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә дә яңа уку елы башланды. Теләге булган үсмерләрне вокал һәм тынлы уен кораллары бүлекләренә кабул итү әле бүген дә бара.

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә дә яңа уку елы башланды. Теләге булган үсмерләрне вокал һәм тынлы уен кораллары бүлекләренә кабул итү әле бүген дә бара.

Булачак сәнгать осталары биредә тәрбияләнә. Композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе. Быел учреждениедә 290 укучы өстәмә белем алачак. Бу әле соңгы чик түгел.

–Бу уку елында да мәктәбебездә 3 бүлек эшли: музыка, сынлы сәнгать һәм хореография юнәлешләре. Вокал буенча яңа мөгаллим хезмәт куячак. Нурия Ахатовна Тимергалиева. Ул югары категорияле белгеч. Аның сыйныфына тагын 15ләп баланы кабул итәргә мөмкинлегебез бар. Теләүчеләр 6нчы һәм 8нче сентябрь көннәрендә безнең мәктәпкә мөрәҗәгать итсеннәр иде,– ди сәнгать мәктәбе директоры Ольга Хәсәнова.

Мәктәпнең тынлы уен кораллары сыйныфында да яңа мөгаллим. Әлеге юнәлеш буенча Рафаиз Әхмәтнов (Ахмеднов) белем бирәчәк. Ул безнең якташыбыз. Кларнет, саксафон, флейта, һ.б. тынлы уен коралларында уйнау серләренә төшенергә теләүчеләргә 10 сентябрьгә кадәр сәнгать мәктәбенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

–Туган ягыма эшкә чакыргач, зур теләк белән кайттым. Мөмкинлекләр тудырылган. Уен кораллары бар, бүлмәләр иркен. Теләүче балалар булса, 6 бюджет урыны калды,– ди Рафаиз Әхмәтнов.

Сәнгать мәктәбе 6 яшь ярымнан 18 яшькәчә балаларга өстәмә белем бирү белән шөгыльләнә. Коллективта 22 мөгаллим хезмәт куя.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International