Арпаның “Раушан” сорты гектардан 44,6 центнер, “Память Кунакбаева” сортлы арыш – 34,6 центнер уңыш биргән. Мондый күрсәткечләргә “Трудовик–орлык” агрофирмасы хезмәтчәннәре ирешә. Ашлыкның бер өлешен күрше районнарга да сата башлаганнар.
Безнең иҗат төркеме килгәндә, Пятилетка басуларында комбайннар гөрләтеп эшләп йөриләр иде. Беренче очраткан комбайнчылар – “Трудовик-орлык” агрофирмасының алдынгы механизаторлары Александр Карпов белән Виктор Елесин икән.
Виктор 1985нче елда, Красная Горка мәктәбендә укыганда ук, “Мамадыш“ совхозында комбайнчы булып эшләүче әтисе Владимир Елесинда ярдәмче булып йөри башлаган иде. 1994нче елда үзе өлкән комбайнчы булып эшли башлады, ул да “Мамадыш“ совхозында хезмәт куйды. Менә икенче елын “Трудовик-орлык“ агрофирмасында эшли икән. Яз җитүгә, “МТЗ-1221“ тракторына утырып, язгы чәчүгә чыга.
Александр Карпов та “Мамадыш“ совхозыннан килгән. Ул да шактый тәҗрибәле комбайнчы инде. Язгы кыр эшләре җитүгә шулай ук “МТЗ-1221“ тракторына утырып чәчүдә катнаша. Ә башка вакытларда слесарь булып йөри. Виктор да, Александр да комбайн бункерыннан биш мең центнердан артык ашлык озатырга өлгергәннәр иде.
Инт рус
– Быелгы урак – авырырак. Игеннәр соңрак өлгерде, яңгырлар да комачаулый башлады. Ә уңыш – яхшы. Өченче елгыга караганда да күбрәк. Кырыгар центнер суктырып алган басулар бар, – ди Александр Карпов.
“Трудовик-орлык“ агрофирмасы басуларын бүген барлыгы җиде кыр корабы иңли. Алдынгылык Руслан Мальцев, Виктор Елесин, Александр Карпов, Николай Тимофеев кебек тырыш игенчеләр кулында.
Хуҗалык игенчеләре арпаның “Раушан“ сортын гектардан 44,6, “Память Кунакбаева“ сортлы арышны – 34,6 центнер күләмендә җыеп алуга ирешкәннәр. Агрофирма буенча уртача уңыш хәзергә гектардан утыз центнер тирәсендә тибрәлә.
Инт Ленар Шәрифуллин
“Трудовик-орлык“ – чәчүлек материаллар үрчетү белән шөгыльләнә. Шул максаттан хуҗалык кырларында төрле сортлар сынап карала, безнең шартларда үзләрен мул уңыш бирергә сәләтле итеп күрсәткәннәре районлаштарыла, үрчетеп башкаларга тәкъдим ителә. Былтыр көзге бодайның “Фатения“ сортын бер тонна алып кайтып чәчеп караган булганнар. Быел ул үрчетү өчен чәчеләчәк. Шушы араларда гына Казаннан тагын берәр тонна яңа орлыклар алып кайтканнар. Арпаның “Раушан“, солының “Конкур“, язгы бодайның “Ульяновский 100“, “Экада 70“ сортларын орлыкка салып куйганнар. Алар элиталы һәм суперэлиталы.
Пятилетка ындыр табагындагы агрегатлар көнгә 300 тонна икмәк чистартып, 150 тонна киптереп бара алалар, – ди агрофирма җитәкчелеге.
Районыбыздан да, республиканың башка төбәкләреннән дә аларга көн саен диярлек орлыкка киләләр.