Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Игелек җирдә ятмый
2014 елның 6 сентябре, шимбә
Түбән Якенең яңа мәдәният йортында үткәрелгән беренче чара аның элекке директоры Мансур Шиһаповка багышланган иде.
Кыска гына гомерендә дә Мансур сыйныфташлары, курсташлары, дуслары, авылдашлары хәтерендә матур эзләр калдырып, шактый гына олы һәм игелекле эшләр башкарырга өлгерде. Узган гасырның җитмешенче елларында авылда язылмаган закон хөкем сөрә иде – иң яхшы укучылар сигезенче сыйныфны бетергәч, берьюлы һөнәр дә, урта белем дә алам дип, педагогия һәм медицина училищеларына, техникумнарга киттеләр. Мансур Шиһапов та укытучы булу теләге белән Арча педагогия училищесына юнәлә. “Әйбәт укыды, ярдәмчел иде. Математиканы бик яратты,“ – дип искә алды сыйныфташы, кичәгә килгән, бүгенге көндә Чувашстан Республикасында яшәүче Исмәгыйль Җамалетдинов аны. Монысы райондашыбыз Мәсгуть Дияров сүзләре: “Җырларга ярата торган иде. Мамадышка бергә кайтып йөрдек. Юлда да җырлап кайтты. Биергә дә ярата иде.“ “Ватаным Татарстан“ газетасының баш мөхәррире урынбасары Фәния Әхмәтҗанова белән дә сабакташлар булганнар икән. Ул да якташыбызны бик җылы сүзләр белән искә алды. “Ничә ел бергә эшләп тә Гөлгенә Шиһапованың Мансур сабакташымның кызы икәнен белмәгәнмен. Кызы да әтисе кебек бөтен әйберне башлап йөри. Нәрсә кушсаң да эшли. Әтисенә багышланган шушындый матур, эчтәлекле кичәне оештырып йөргән Гөлгенәгә рәхмәттән башка сүз юк. Мондый чаралар авылны, халыкны берләштерә,“ – диде ул. Хәтер кичәсенә Мансурның Арча педагогия училищесындагы физкультура укытучысы Ягъфәр Зыятдинов, башка дуслары да килгән иде. Алар тальян гармунда көйләр, җырлар да бүләк иттеләр. Мансурны искә алырга башка шәһәрдә яшәүче авылдашлары, күрше авыллардагы танышлары һәм дуслары күп җыелган иде. Укучысы, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Фәнис Гыйниятов тальянда да, курайда да авылдашларына һәм кунакларга яраткан көйләрен бүләк итте. Мамадыштан килгән Илфир Исламов, аңа кушылып, баянында сыздырды. Түбән Яке мәдәният йорты каршындагы, Миңлекамал Гасыймова җитәкчелегендәге фольклор ансамбль “аулак өй“ күренешен сәхнәләштерде. Мансур авыл мәдәният йорты директоры итеп билгеләнгәч, “Аулак өй“ күренеше белән Кирмән зонасында беренче урынны алган булган икән.
Мансурның әнисе Мәмдүдә апа Түбән Якегә Уразбахтыдан килен булып төшкән. “Минем әби дә шушы Түбән Яке авылыныкы. Аларга кунакка барып йөри идем. Килгәндә Мансурлар турыннан узабыз. Тәрәзәләре гел ачык була. Безне күреп алып, өйләренә алып керәләр иде. Мансур Уразбахтыга да кунакка килеп йөрде. Клубта концертларда катнашты,“ – дип искә алды Уразбахтыдан килгән Миләүшә Гасыймова. Түбәнякелеләргә моңлы җырларын бүләк итте ул.
Мансур Шиһаповны искә алу кичәсе озак барды. Бөтенесенең җылы истәлекләре ташыды. Кызың Гөлгенә, авылдашларың оештырган бу кичә рухыңа дога булып барсын, Мансур кордаш! Сәвияң белән дә матур гомер иттегез, балаларыңның барысын да үстереп олы юлга чыгарды, бүген дә сиңа тугрылыгын саклап гомер итә ул.
Илфат Сәгыйтов,
Түбән Яке мәктәбе укытучысы:
–Мансур белән ун елга якын бергә эшләдек. Түбән Яке мәктәбендә директор чагымда уң кулым иде. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәм дә, каршы килмәде. Балалар иртән җылы мәктәпкә килсен өчен, төнлә күмер чапкан чаклар да булды. Гадилеге, эчкерсезлеге белән күңелемә кереп калды. Укытучылар, укучылар, авыл халкы арасында дәрәҗәсе зур иде.
Вәрис Гали
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Мамадыш районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков килде.
Визитның төп темасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм күрсәтүне бәяләү булды.
Сабина Хәсәнова Мамадышта үз фатирыннан ачкыч алды
Мамадышта 20 яшьлек Сабина Хәсәновага яңа фатир ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Яңа ел башында ук ул «Мамадыш " совхозы бистәсендәге бер бүлмәле фатирына күчәчәк.
25
декабрь, 2025 ел
Буыннар тантанасы: Мамадыш үзәк район хастаханәсендә яшь медицина хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котладылар
«Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССОның актлар залында «Яшь белгечне хөрмәтләү» бәйрәм чарасы узды. Быел да, элеккечә, бәйрәмнең аерым кунаклары яшь хезмәткәрләр-табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары булды.
"Нәфис" фондыннан 8,6 мең бала Яңа ел бүләкләре алачак
«Нәфис» хәйрия фонды Татарстаннан 8,6 мең баланы Яңа ел белән котлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз