Ахыргы елларда ата-аналар сирәк очрый торган, матур яңгырашлы һәм тирән мәгънәле исемнәргә өстенлек бирә башлады. 12 апрель көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә шундый исемнәрнең берсе туу турында акт китабында урын алды.
Рим һәм Алия Илдархановлар гаиләләрендә беренче бала булып туган кызларына матур “Кәримә” исеме сайлаганнар. Баланы теркәргә дип ГХАТ бүлегенә гаилә башлыгы Рим килде.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина яшь ата-ананы гаиләләрендә сабый туу сөенече белән тәбрикләде. Әтигә кызларының беренче документын – туу турында таныклыкны тапшырды, ГХАТ бүлегенең исемле котлау хатын бүләк итте.