Безнең көллият – финалда

2014 елның 24 марты, дүшәмбе

Республикабызның башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучыларга уку сезонында тынгылык юк. Спорт өлкәсендә дип әйтүем. Сезон дәвамында алар өчен Спартакиада уздырыла. Агымдагы уку елында да алар җиде төрдән көч сынашалар: волейбол, өстәл теннисы, чаңгыда узышу, мини-футбол, баскетбол һәм җиңел атлетика. Мамадыш һөнәри көллиятенең малайлар командасы Спартакиаданың волейбол төрендә республика финалында өченче урынны яулады. Узган атна пәнҗешәмбесендә әлеге белем бирү учреждениесендә безнекеләрдән тыш, Арчаның –  агропром, Сабаның аграр көллиятләрендә, Балтачның 96нчы санлы һөнәри лицеенда һөнәр үзләштерүче 1994нче елда туган һәм яшьрәк яшүсмерләр баскетбол буенча зона ярышларына җыелдылар. Нәтиҗәдә, мамадышлылар барлык көндәшләрен дә җиңеп, бәйгеләрнең республика финалына узу бәхетенә ирештеләр.

Үткәнен оныткан, нәселен югалта

Беркемгә дә сер түгел, һәр халыкның үткәне аның фольклорында да саклана. Аны үсеп килүче буынга калдыру өчен районыбызда аз эшләнми. Район мәдәният бүлеге тарафыннан уздырылган “Туган җирдә милли рух яши“ (“Жива нить традиции“)  исеме астындагы фестиваль шуның бер чагылышы. Сон, Тәкәнеш, Көек-Ерыкса һәм Красная Горка зоналарында узган чараларда районыбызның барлык авылларыннан да диярлек фольклор коллективлар, мөнәҗәт һәм бәет көйләүчеләр җәлеп ителә. Шунысы сөенечле, катнашучылар арасында балалар, яшьләр дә шактый булды. Һәр чыгышны мәртәбәле жюри энә күзеннән үткәреп барды. Аның тарафыннан иң-иң дип табылганнар апрель азагында фестивальнең йомгаклау турына җыелачаклар.

Бер айга кыскара

Физик затлар өчен транспорт салымын түләү срогы шушы вакытка кыскарачак. Әле моңарчы шәхси автомобильләр хуҗалары салымны 1нче ноябрьгә чаклы түли алалар иде. Әмма узган ел азагында федераль закончалыкка үзгәрешләр кертелү сәбәпле, хәзер салымнан 1нче октябрьгәчә котылырга кирәк. Татарстанның “Транспорт салымы турында“гы законы да Россиянеке белән тәңгәлләштерелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International