Гади дә, талантлы да син, Кешем

2014 елның 24 марты, дүшәмбе

Табигатьнең иң гүзәл почмагында урнашкан Катмыш авылы  урманнарга, елгаларга, оста куллы, җор телле сәләтле кешеләргә бик бай. Авылыбыздан танылган игенчеләр, атказанган табиблар, укытучылар, артистлар, очучылар, хәрбиләр, язучылар чыккан.Исемнәре районбызда гына түгел, республикага да мәгълүм әлеге авылдашларыбыз белән барыбыз да чын күңелдән горурланабыз. 15 нче март көнне, мәктәбебездә матур бәйрәм  – якташ язучылар белән очрашу  кичәсе булып узды. Очрашуга авылдашыбыз, талантлы рәссам, публицист, прозаик  Фәрит Имамов; журналист, шагыйрә, язучы Фәридә Ибраһим; Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь, композитор Булат Юнысов; Татарстанның атказанган артисты Хөрмәтулла Фәйзуллин; ветеран укытучы, бик күп мәкаләләр авторы Сания Сафина; шигърият дигән киң вә иркен бакчага ныклы адымнар белән кереп баручы, мәктәбебезнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Гыйззәтулина  чакырылган иде. Алар укычыларны үзләренең тормышлары, иҗатлары  белән якыннан таныштырдылар, укучыларның күп санлы сорауларына җавап бирделәр. Бу җылы очрашуны оештыруда Катмыш авылы китапханә мөдире Рушания Юнысова башлап йөрде. Аңа мәктәп коллективы зур ярдәм күрсәтте. Бу кичәдә катнашкан, әйләнә- тирәбездә тыйнак кына йөрүче кешеләрнең талантлы, зур шәхес булулары укучыларның күңелендә тирән эз калдырды.Очрашу истәлеге итеп, килгән кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International