Гаилә таркала. Путинның ни катнашы бар?

2014 елның 21 марты, җомга

Заманча аерылышалар икән, җәмгыять гаиләләре таркалганнарны: “Нишлисең бит, булгалый,“ – дигән сүзләр белән каршы ала. Шау-шулы була икән, бу очракта кем кемне ташлаганын һәм ир, яисә хатынның нәрсә белән калганлыгы   турында озак кына сөйләшүләр алып барылачак. Бары тик бармак белән санардай кешеләр генә җәмгыятьнең бер ячейкасын таркатуда ике якны да гаепләячәк. Алар фикеренчә, андыйлар башкалар өчен гамәл кылыр өчен үрнәк булып, “хәзер күпчелек аерылыша инде, ә нигә безгә ярамый?“ дип әйтү өчен сылтау булып торалар. Әле күптән түгел генә бөтен илебез белән Путинның аерылышуын күзәттек. Күпчелегебез лояль һәм тәрбияле булып күренергә теләде. Әмма бу тема бик тиз ябылды: “Чит гаилә – караңгылык, күңел кебек“, – дигән сүзләр белән. Әмма бу вакыйга үзенең эзен калдырды. Ел башыннан районыбызда ЗАГС тарафыннан аерылышкан 21 гаилә теркәлгән. Кайбер мамадышлылар гаиләләрен таркатканда Владимир Путинның гаилә статусын искә алганнар. Барып җиттек. Әллә ил башлыгыбызның абруе шулкадәр югары, әллә инде райолндашларыбызга башка әйтер сүз юк.

Без, Татарстанда гаилә таркалуның сәбәпләрен белү максатында, виртуаль сораштыру уздырдык. Барлыгы 279 кеше үз фикерләрен ирештерделәр.

“Холыкларыбыз туры килмәде“ – әлеге гадәти җавапны 79 райондашыбыз бирде. Алар фикеренчә, нәкъ менә холыкларның тәңгәл килмәве, үзара аңлашу булмау гаилә таркалуда төп сәбәпләр булып торалар.

Сорашуда катнашкан 46 кеше ир, яисә хатынның начар гадәтләренә – алкоголь, наркотиклар куллануына, игроманиягә тартылуларына басым ясыйлар. 30 респондекнт фикеренчә, гаиләдә дус һәм тату яшәр өчен акчаның җитенкерәмәве комачаулый. 46 кеше гаилә тормышын оештыруга карата төрлек фикерләр булуны сәбәп итеп алганнар. 19 респондент, хәл ителмәгән фатир мәсьәләсе парлар арасындагы мөнәсәбәтләрнең җимерелүенә китерә, дип саный. Аерылышуларның сәбәпләре булып сексуаль канәгатьсезлек (16 кеше), ир белән хатынның интеллектуаль тәңгәлсезлеге (5), көнләшү (29), парларның һөнәри яктан артык мәшгуль булулары (7), бала таба алмау (2) да санала.

Сорашуда 189 хатын-кыз һәм 90 ир-ат катнашты.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International