Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
1нче апрельдән бәяләр үсә
2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Район газетабызга иске бәяләрдән язылырга 10 көн генә вакыт калды, җәмәгать! Кем моны эшләмәгән, почта бүлекчәләренә ашыгыгыз!
“Яртышар ел хезмәт хакы алмаганга түзгәнне, “Россия Почтасы“ның гәҗит-журналларга язылу бәясен арттыруына артык ис китми!“– дигән иде бер танышым. Дөрестән дә, безне ничек кенә сынап карамадылар. Һаман яшибез әле. Россия Хөкүмәте “Россия Почтасы“на матбугат чараларын тарату өчен бирә торган субсидиясе бетерәләчәге әйтелгәннән соң, бөтен гәҗит-журналлар редакцияләре аягүрә басты. Басмассың да, гәҗит-журналларыбызга язылу бәясе егерме биш проценттан башлап, ике тапкырга кадәр артырга мөмкин, диләр. Безнең “Нократ“ һәм “Вятка“ газеталарыбызга яртыеллыкка язылу моңарчы 300 сум торса, 1нче апрельдән кимендә 400 сум түләргә кирәк булуы бар, җәмәгать!
–Приказлар юк әле. План-заданиеләр килде: барысы да элеккечә калган. Әгәр язылу бәяләрен күтәрәләр икән, безгә күбрәк проблемалар туар, дип исәплибез. Катологта хәзер мең ярымнан артыгырак газета-журнал бар. Халык язылмый башласа, аларның саны киләчәктә кимергә мөмкин. Мәсьәләнең сәяси ягы да бар бит әле. Алда төрле дәрәҗәдәге сайлаулар тора. Ә газета-журналлар–халыкка сәясәтне җиткерүчеләр. Матбугат чараларының кимүеннән файда булмас, дип уйлыйм. Җитәкчеләр һәм депутатлар моны аңлыйлардыр. Подписканы оештыру болай да җиңел генә бармый. Хәзер бит аралашу чаралары күп төрле. Интернет бар. Без кешене мәҗбүриләп яздыра алмыйбыз. Оешмалар хәзер газета-журналларга начаррак языла башладылар. Моңарчы подписканы шәхси әбүнәчеләр хисабына гына арттыра алдык,–ди Мамадыш почтамты җитәкчесе Фаяз Габдрахманов.
–Бәяләрнең артуыннан кот чыгып тора инде. Халык каршына безгә барасы бит, – ди Келәүш почта бүлекчәсе начальнигы Гөлфия Хаҗиева да.
Соңгы елларда газетабызга язылу бәяләре “ТАТМЕДИА“ тарафыннан 1 тиенгә дә арттырылмады. “Безнең гәҗит“, “Ирек мәйданы“, “Себерке“... кебек шәхси газеталар подписка бәяләрен күтәргәндә дә без аны элекке дәрәҗәдә саклап килдек. Алай гына да түгел, үзебезнең хисабыбызга чәршәмбе саныбызның 4 битен төсле итеп чыгара башладык. Бу – районыбыз халкы газетабызны яратып кулына алсын эшләнде. Эчтәлеге дә тамырдан үзгәрешләр кичерде. 2013нче ел йомгаклары буенча “Нократ“ (“Вятка“) республиканың иң яхшы район газетасы – Ел лидеры дип табылды. Киләчәктә дә халкыбыз мәнфәгате безнең кыйблабыз булып калыр.
Дуслык – тугрылык белән көчле. Бергә булыйк! Киләсе яртыеллыкта безнең белән калырсыз, дип ышанабыз. Бары тик бездә генә сез районыбыз яңалыклары белән танышып бара аласыз! Бары тик бездә генә сез әти-әниегезне, туганнарыгызны, дусларыгызны туган көннәре белән котлый аласыз! Бары тик бездә генә сез үзегезгә кирәкле хезмәтләрне, товарларны тәкъдим итүчеләрнең телефоннарын таба аласыз!
Фикерләр
Мария Туркова, Рагозино авылы:
–Пенсиямне алуга районыбыз газетасына язылып куям. Киләсе яртыеллыккка да язылдым инде. Район газетасы килмичә торса, күңелгә нәрсәдер җитмәгән кебек.
Җүәрия Фәләхова, Олыяз авылы:
–Миңа быел көз 88 яшь тула. Иң беренче районыбыз газетасына язылам. Һәр санын укып барам. Бөтен булган мәгълүматлар да ошый.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Мамадыш районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков килде.
Визитның төп темасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм күрсәтүне бәяләү булды.
Сабина Хәсәнова Мамадышта үз фатирыннан ачкыч алды
Мамадышта 20 яшьлек Сабина Хәсәновага яңа фатир ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Яңа ел башында ук ул «Мамадыш " совхозы бистәсендәге бер бүлмәле фатирына күчәчәк.
25
декабрь, 2025 ел
Буыннар тантанасы: Мамадыш үзәк район хастаханәсендә яшь медицина хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котладылар
«Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССОның актлар залында «Яшь белгечне хөрмәтләү» бәйрәм чарасы узды. Быел да, элеккечә, бәйрәмнең аерым кунаклары яшь хезмәткәрләр-табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары булды.
"Нәфис" фондыннан 8,6 мең бала Яңа ел бүләкләре алачак
«Нәфис» хәйрия фонды Татарстаннан 8,6 мең баланы Яңа ел белән котлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз