Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Фермерлар башын кашый
2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Терлек асраучы фермерлар, гаилә фермалары өчен “кара көннәр“ якынлаша. 1нче майдан алар малларын ишек алларында да, бакча якларында суярга тиеш түгелләр.
Андый итеңне ярминкәгә дә, базарга да алып бара алмаячаксың, капкаңнан алып чыккан өчен штраф чәпергә мөмкиннәр. Биш центнерлы үгезеңне бер үзең ашап бетерергә мәҗбүр булачаксың. Ярый ла, ул берәү генә булса! Университетта укучы балаңа түләргә дип, биш-алты үгез симерткән булсаң! Ул чакта инде–хет утыр да ела! Таможня берлегенең “Ит һәм ит продукциясенең куркынычсызлыгы турында“ Техник регламенты гамәлгә керә икән. Аның нигезендә терлекләр махсус урыннарда гына чалынырга, ә андый урыннар теркәлергә һәм махсус сертификат алынырга булырга тиеш икән әле. Регламент нигезендә, итне махсус машиналарда гына күчереп йөртергә ярыячак. Мал чалуны да ветеринар табиб күзәтүендә башкару мәҗбүри.
– Хәзерге вакытта йорт ишегалларында терлекне ит комбинаты һәм махсус урыннар белән чагыштырганда ешрак чалалар. Андый очракларда ветеринар-санитар һәм гигиена таләпләре тулысынча үтәлми. Малның калдыкларын, мәсәлән, җиргә күмеп куярга мөмкиннәр, каны да шунда ага. Ә бу ярамый торган хәл. Алар җыеп алынырга һәм махсус эшкәртү урыннарына бирелергә тиеш. Өстәвенә, әлеге юл белән терлек чалу кеше һәм мал өчен уртак булган кайбер чирләр китереп чыгарырга да мөмкин, – дип белдерә “Россельхознадзор“ның республика дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ирина Кирилюк. (Интертат.ru “Мал чалырга урының бармы?“ 26.02.2014.)
Юкәдә икән чикләвек! Әйтәм җирле элекке заманнарда бездәге мал суючыларның кайберләре салгаларга ярата иде. Бу чир аларга Мамадыш спиртзаводы бардасы эчеп “алкоголикка әйләнгән“ сыерларларны, үгезләрне, дуңгызларны эшкәрткәндә йоккан икән бит!
1нче майга күп калмады инде. Ә районыбызда бер генә мал сую урыны да юк әле.
“Сугым пунктларының үз таләпләре бар. Алар торак пунктларга 300 метрдан да якынрак урнашкан булырга тиеш түгел. Этләр, мәчеләр, маллар кереп йөри алмаслык итеп, территориясен койма белән әйләндереп алырга кирәк. Биналарга таләпләр күп. Әмма алар үтәмәслек түгел. Регламентның үтәлешен “Россельхознадзор“ хезмәткәрләре күзәтеп торачак. Аны бозган өчен штрафлар күләме шактый зур: физик затка – 1-2, рәсми затка – 10-20, ә юридик затларга – 100-300 мең сум,“ – ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе, баш дәүләт ветеринария инспекторы Сергей Назаров.
Аларда суелган маллар вертикаль эленгән хәлдә эшкәртелергә тиеш икән. Республика районнарында сугым пунктлары оештырыла башлаган инде. “Бер баш мөгезле эре терлекне суеп, эшкәртеп биргән өчен ике мең сум алалар,“ – ди район нәсел бүлеге начальнигы Илнур Сафин. Малыңны үзең куллану өчен суйганда гына, сугым пункларына алып бару мәҗбүри түгел. Йорт кошларын суйганда да кирәкми.
1нче майдан сөтне һәм сөт продуктларын сатуга да таләпләр үзгәрә икән. Аларны базарга алып чыгып сатучылар кулланучыларга ветеринар-санитар куркынычсызлыгы турында мәгълүмат җиткерергә, сөтне кайнатып кына эчәргә кирәклеге турында искәртергә тиешләр.
Безне Европача, цивилизацияле яшәргә өйрәтүдер инде бу!
Фикерләр
Зөфәр Шәйдуллин, Кызыл Тау авылы фермеры:
–Бүгенге көндә 130 баш дуңгызым, 38 мөгезле эре терлегем, 55 сарыгым бар. Моңарчы малны гел үземнең фермада суеп эшкәрттек. Сугым пунктлары дигән нәрсәнең халыкка кирәге юк. Бездә дә кертсәләр, мал гына асрамыйм. Нигә мин әллә кайда алып барып, акча түләп, малымны суйдырып йөрергә тиеш?! Итемне чит илләргә чыгарганым юк, җыенмыйм да.
Анжелла Нарыжная, Иске Закамский авылы фермеры:
–Мин сарыклар асрыйм. Бүген күп түгел әле – 400 баш кына. Киләчәктә 3000 башка җиткерергә исәплим. Маллар махсус сугым пункларында гына эшкәртелергә тиеш, дигән таләпкә уңай карыйм. Безнең ферма – Чулманның аргы ягында. Сарыкларны сугымга Мамадышка алып бару мәшәкатәле булачак һәм күп чыгымнар сораячак. Шуңа күрә, андый пунктны үзебездә ясарга телим.
Минневәрис Мингалиев
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Мамадыш районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков килде.
Визитның төп темасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм күрсәтүне бәяләү булды.
Сабина Хәсәнова Мамадышта үз фатирыннан ачкыч алды
Мамадышта 20 яшьлек Сабина Хәсәновага яңа фатир ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Яңа ел башында ук ул «Мамадыш " совхозы бистәсендәге бер бүлмәле фатирына күчәчәк.
25
декабрь, 2025 ел
Буыннар тантанасы: Мамадыш үзәк район хастаханәсендә яшь медицина хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котладылар
«Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССОның актлар залында «Яшь белгечне хөрмәтләү» бәйрәм чарасы узды. Быел да, элеккечә, бәйрәмнең аерым кунаклары яшь хезмәткәрләр-табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары булды.
"Нәфис" фондыннан 8,6 мең бала Яңа ел бүләкләре алачак
«Нәфис» хәйрия фонды Татарстаннан 8,6 мең баланы Яңа ел белән котлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз