Мамадышның ике авылына су басу куркынычы яный

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Муниципалитет бинасында язгы ташуга әзерлек хакында сөйләштеләр. Түгәрәк өстәл артында узган чарага район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов рәислек итте.

Мамадыш районының ике торак пункты су басу зонасында. Куркыныч Иске Закамский белән Вахит торак пунктларына яный. Биредә барлыгы 25 хуҗалык, аларда 60 кеше гомер кичерә.

Илнар Хафизов җаваплы затларга суүткәргечләрне, подвалларны тагын бер кат тикшереп чыгу бурычы куйды. Өстәвенә, язгы чорда юлсыз калучы авыллар да бар. Шул сәбәпле әлеге төбәкләрдә урнашкан сәүдә нокталарын тиешле азык-төлек запасы белән алдан тәэмин итергә кирәк, дип искәрттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International