Узган атанада шәһәребез хоккей сөючеләре беренче шатлыкларын кичерделәр. Ринат Ризванов җитәкчелегендәге “Олимп-2001“ хоккей командасы Татарстан беренчелегендә сезонын төгәлләде.
Әлеге коллективның берничә тур алдан республика беренчелеген отуы турында хәбәр иткән идек инде. Хоккейчыларыбыз бер генә уенда да җиңелү ачысын татымадылар. Соңгы очрашуда да алар үзләренә каршы торырлык коллективның җөмһүриятебездә юклыгын җанатарлар каршында тагын бер кат исбатладылар. Көндәшләре Бөгелмә шәһәренең “Арслан“ командасы “Алтын алка“ уеннарының республика финалында безнекеләрне отып, Идел буе федераль округында Татарстан данын яклаячак. Кызганычка каршы, аларның мондый “бәхеткә“ ирешүләрендә хөкемдарларның “ярдәмнәре“ тиюе турында хәбәрләр таралды таралуын. Аларның күпме өлеше чынбарлыкка туры киләдер, әмма Мамадыштагы “Олимп“ Боз сараенда узган очрашуда бөгелмәлеләрнең уеннарыннан карагач, “Арслан“ның финалны отулары күңелдә сораулар тудырмыйча калдырмады.
Очрашуның беренче периодында көндәшләр сак уен күрсәттеләр. Әле бер, әле икенче капкага ясалган һөҗүмнәрне ике якка да нәтиҗәсез тәмамланды. Капкачылар да уяулык күрсәттеләр. Уенның унҗиденче минуты тәмамланганда “Олимп“ның беренче бишлеге ясаган һөҗүм нәтиҗәле тәмамланды: Леонид Михеев белән Илшат Заһриев биргән алканы Вячеслав Максимов “Арслан“ капкасына кертте. Период тәмамланырга ярты минут кала Дмитрий Левин исәпне 2:0гә җиткерде. Икенче периодта көндәшләр капкасына Вячеслав ике, Булат Заһитов белән Илсаф Төхфәтуллин берәр алка кертеп, исәпне 6:0 ясадылар. Утыз икенче минутта гына бөгелмәлеләр безнең капкага алка кертә алдылар. Илсаф белән Булатның әлеге алкалары өчен сөенүләрен аңларга була. Чөнки алар “Олимп-2001“ командасында чыгыш ясыйлар. Шунысын ассызыклап үтәргәкирәк, әлеге командадан “Олимп-1999“ составында алты уенчы уйнады: Илсаф белән Булаттан тыш, Булат Сибгатуллин, Инсаф Таҗиев, Дмитрий Никифоров һәм Максим Шандренков. Максим өченче периодта капкага басты. Соңгы егерме минутлыкта безнекләр көндәшләренә уйнарга “ирек“ бирделәр. “Арслан“ моннан оста файдаланды: 48, 50, 52, 54нче минутларда безнең капкага алкалар кертте. Уен тәмамланырга дүрт минут кала Татарстан беренчелегенең иң яхшы исемен яулаган Вячеслав Максимов үзенә әлеге дәрәҗәне юкка гына бирелмәгәнен исбатлап, бөгелмәлеләр капкасына җиденче алканы кертеп, очрашуга нокта куйды. Беренчелек нәтиҗәләре буенча бездән тагын бер уенчы мактаулы исемгә лаек булды: Илшат Заһриев иң яхшы уенчы дип танылды.
Килеп ирешелгән мәгълүматлардан күренгәнчә, Бөгелмәнең “Арслан“ командасы безнең беренче бишлекне “Алтын алка“ның федераль округы бәйгеләрендә коллективны көчәйтү өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр.