Зур сынаулар ишек шакый

2014 елның 17 марты, дүшәмбе

Чыгарылыш сыйныфларда белем алучылар өчен зур сынау тотар көннәргә дә екрак калмады. Аларны уңышлы тапшырып, кемдер белемен югары, яки урта һөнәри белем уку йортларында күтәрергә җыенадыр, араларында алардан котылып, кулыма өлгергәнлек аттестаты эләксә, шул да да җитәр, алга таба күз күрер, диючеләре дә табылмыйчка калмас.

Әмма ничек кенә булмасын, ул имтиханнарны барыбер тапшырасы. Моның өчен баш күтәрми фәннәрне тирәнтен үзләштерергә кирәк. БДИга әзерләнү өчен төрле чараларны файдалану да комачау итмәс. Район мәгариф бүлегенең өлкән методисты, бердәм дәүләт имтиханнарының муниципаль координаторы Диләрә Гыйльманова сүзләренә караганда, чыгарылыш сыйныф укучылары Педагогик үлчәнешләр (измерений) федераль институты сайтын киң куллана ала. Чөнки быел әлеге институт бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен киң мөмкинлекләр ача. Сайтта БДИ фәннәре буенча биремнәрнең ачык банкы булдырылган. Бүгенге көндә анда төрле катлаулыктагы 3,5 мең бирем бастырылган. Мәктәпләрдә БДИга һәм ГИАга әзерлек буенча түгәрәкләр дә чыгарылыш сыйныфлар өчен зур ярдәм булып тора. Күпчелек педагогларның булышлыгына да таяна. Ни әйтсәң дә, мәҗбүри имтиханнардан саналган математика һәм рус теле буенча һәркемнең уртачадан югарырак балл аласы килә. Агымдагы елда имтихан эшләрен бәяләү структурасына, эчтәлегенә һәм системасына кагылышлы үзгәрешләр дә бар. Алар биология, география, информатика һәм ИТК, тарих, әдәбият, физика фәннәренә, чит телләргә кагылмый. Рус теленә, математикага, җәмгыять белеменә һәм химиягә кагылышлы үзгәрешләр белән сынауларга әзерләнүчеләр хәбәрдарлардыр инде.

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның гадәттәгечә вакыты 26 майдан алып 11нче июньгә кадәр билгеләнгән. 26нчы майда – география, рус әдәбиятыннан; 29нчы майда – бөтен укучылар өчен тапшыру мәҗбүри булган рус теленнән; 2нче июньдә – чит телләр, физикадан; 5нче июньдә – бөтен укучылар өчен тапшыру мәҗбүри булган математикадан; 9нчы июньдә - информатика һәм информацион-коммуникацион технологияләр (ИКТ), биология, тарихтан; 11 июньдә –җәмгыять белеме, химиядән сынау тотачаклар. Бу көннәрдә ниндидер җитди сәбәп белән имтихан бирмәүчеләр яки имтихан эшләрен тәмамлый алмаучылар өчен 16, 17, 18, 19 июньнәрдә өстәмә көннәр куелган.  Бердәм дәүләт имтиханын бу срокларда тапшырырга мөмкинлеге булмаган билгеле бер кешеләр өчен 7-16 июль көннәрендә резерв вакыт билгеләнә. Бу халык телендә “икенче дулкын” дип йөртелә. Болар турында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең (Рособрнадзор) матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Саннар һәм фактлар

Быел районыбыз мәктәпләрендә белем алучы 345 чыгарылыш сыйныф укучысы бердәм дәүләт имтиханнары, мөмкинлекләре чикләнгән дүрт укучы дәүләт чыгарылыш имтиханнары тапшырачак. 87нче көллияттән ике укучы белән элекке елларда БДИда тиешле баллны җыя алмаган  өч кеше дә сынауларга кертелә.

Имтиханнарны тапшыру урыны алар биреләсе көнгә өч көн кала билгеле булачак. Елдагыча укучылар көчле контроль астына алыначак. Имтихан тапшыру пунктларына кергәндә үк һәр укучыны металл эзли торган җайланма аша уздыру каралган. Коридорларда, сынау бирелә торган кабинетларда видеокамералар урнаштырылачак. Видеоязмалар өч айга чаклы сакланачак.

Кем кайсы өстәмә фәнне сайлаган?

Беркемгә сер түгел, күпчелек чыгарылыш сыйныф укучылары өстәмә имтиханны алга таба үзе сайлаган уку йорты профилен күз уңында тотып сайлый. Агымдагы ел чыгарылыш укучыларыннан җәмгыять белеменнән – 194, физикадан –101, биологиядән – 86, химиядән – 45, тарихтан –44, информатикадан –12, инглиз теленнән – 10, рус әдәбиятыннан – 5, географиядән 3 кеше өстәмә рәвештә имтихан тапшырырга теләк белдергән.    
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International