Бүген аларга “дегет калагы“ булу ошый

2014 елның 17 марты, дүшәмбе

“Кешеләрне намуслылыкка чакырыгыз! Бер бәла бу вандаллар белән!“–предприятиеләр җитәкчеләре безгә мондый җан авазы белән еш мөрәҗәгать итмиләр. Автотранспорт предприятисе директоры Фәрит Сибгатуллинның сүзләре безне битараф калдырмады, шуңа күрә бу турыдагы хәбәр икенче көнне иртән үк mamadysh-rt.ru сайтыбызда давыл кубарды.

Сез дә, хөрмәтле газета укучыларыбыз, халык милкен бозучыларга битараф булмассыз, дип ышанам. Бик күпертелгән сүзләр дип уйламагыз: районыбыз һәм шәһәребез өчен алынган, без күптәннән хыялланган, гомумхалык акчасына кайтарылган 12 яңа автобуска бүген бозып бетерү куркынычы яный. Ике автобусның арткы утыргычлары хулиганнар тафыннан ерткаланган, бозылган инде. Салоннарга йомшак утыргычларны җитештерүчеләр Фәрит Мөхәммәтовичның үз үтенече буенча урнаштырганын бик азлар гына белә торгандыр. Проект буенча алар пластиктан куелырга тиеш булганнар. Кайберәүләрнең уңайлы шартларны тиешенчә бәяләп бетерә алмаулары бик кызганыч. Шунысы гаҗәпләндерә: шундый бозгаланган, ямьсез автобусларга утырып йөрү үзләренә үк бик күңелле микәнни; иртәгә үк әти-әниләре, абыйлары, апалары, әбиләре-бабайлары шул урыннарга утырып: “Нинди тәртипсезлек бу! Мондыйларны гаиләләрендә нәрсәгә генә өйрәтәләр соң...“–диячәкләр. Предприятие җитәкчесе автобусларны да, аларның тукталышларындагы павилионнарны да бер үк кешеләр бозып йөри, дигән фикердә. Халык әйтмешли, андыйларның кулларын өзеп аласы иде... Иртәме-соңмы аларның эзләренә чыгачаклар, үзләре үк килеп кабачаклар. Шул вакытта күзләренә карап, бөтенебез алар турында нәрсә уйлавыбызны әйтербез!

Наталәя Якимова  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International