2014 нче елның 15 мартында Мамадыш районы ГХАТ бүлеге втераны Халидә Сафина 93 нче яшен каршы алды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә читтә калмады, Халидә апаны чын күңелдән тәбрикләп кайттылар.
Халидә апа әле дә шундый ук мөлаем, ачык, киң күңелле әңгәмәдәш. Үзенең эшен бик яратып сагынып искә ала. Өч малаена яраткан әни, оныкларына һәм оныкчыкларына алыштыргысыз әби.
Халидә апа күрсәтелгән игътибар, чәчәкләр һәм ккүчтәнәчләр өчен зур рәхмәтләрен җиткерде. Уңышлар һәм сабырлык теләп калды.