Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Сезнең барыгызны да язның иң беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. Бу бәйрәм – әниләр һәм хатыннар, әбиләр, апалар, сеңелләр һәм кызларыбыз, аларның мәхәббәте, сабырлыгы, зирәклеге һәм түземлеге, олы җанлылыгы алдында баш ию көне дә. Тормышыбызның кайсы гына тармагын алма – мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы тармагы – берсен дә хатын-кызлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Сез үз эшегезнең алыштыргысыз осталары, илһам бирүчеләр, яктылык өләшүчеләр. Гаилә учагын саклауда, балалар тәрбияләүдә дә өлешегез бәһаләп бетергесез. Һәрвакыт шулай мөлаем, мәхәббәт нуры сибүче булып калыгыз. Күңелләрегездә яшәү дәрте сүнмәсен. Сезгә сбламәтлек, тынычлык, бәхет-шатлык, тигезлек телим. Өйләрегездә җылылык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен, балаларыгыз сөенечләр генә китерсен, гаиләләрегез имин, бәхетегез тулы булсын.
А.П.Иванов,
Муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе, “Бердәм Россия“ БСП ТРБнең Мамадыш җирле бүлекчәсе советы секретаре.