Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Алтынны кем яратмый
2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
Урамга чыккан идем, күктә кояш балкый, шундый җылы! Кояштан да болайрак елмаеп, каршыма бер танышым килеп басты. “Хатын белән кызга сер-приз алырга килгән идем, Мамадышта алтын кибетләре кайда икән?“ – ди.
Соңгы елларда берничә ачылды алар: бишкә җыела бугай. Дөрестән дә, кеше нәрсә ала икән бәйрәмнәргә? Зәркән кибетләренең берсенә кереп, сатучы кыздан сораштырып та чыктым.
–Кеше хәзер күбрәк алтыннан ясалган эшләрмәләрне сатып ала. Унынчы һәм унберенче сыйныфларда укучы кызлар һәм утыз белән кырык арасындагы хатын-кызлар күбрәк йөри. Йөзекләр, алкалар, чылбырлар алалар. Без укыганда андый нәрсә юк иде әле. Хәзер укучы кызлар акча җыешалар да, туган көннәренә көмеш әйберләр, алтын чылбырлар, йөзекләр сатып алалар. Өлкән буын кыйммәтлерәк браслетларны, мәрҗән муенсаларны сайлый. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрендә оныкларына да бик күп алалар. Балалары да әти-әниләренә юбилейларына бүләк алу өчен еш керә, – дип сөйләде ул.
Гаилә парларының зәркән кибетләренә ничек йөрүләре дә кызыксындырды. Яшь парлар туй балдаклары сайласа, өлкәннәр саллырак, кыйммәтлерәк әйберләргә, йөзек, алка, чылбыр кебек комплектларга өстенлек бирәләр икән. Әле бездән алдан гына бер пар булган. Хатыны дүрт-биш мең сумлык йөзек белән алкалар алырга теләгән, ә ире: “Алгач-алгач кыйммәтлерәк әйбер кара,“ – дигән, унбиш мең сумлык бриллиант сатып алганнар.
–Парлап кергәннәр күбрәк хатыннарына сатып алалар, – ди сатучы. Ә ирләр хәзер күбрәк көмеш эшләнмәләргә өстенлек бирәләр икән. Туксанынчы еллардагы кебек муенга бармак юанлыгы чылбырлар тагып йөрү модасы беткән. “Яңа ел һәм 8нче март бәйрәмнәре алдыннан сатып алучылар күпкә арта,“ –диләр. Гадәттә, бүләк кемгә алынса, шуның белән бергә сайлыйлар. Зәркән кибетләрендә сатып алучыларның артуы халыкның акча кеременең үсә баруын да күрсәтә. Кейслары белән оешмадан оешмага кереп, алтын тәкъдим итеп йөрүчеләр дә бар бит әле. Халык алардан да аз алмый.
Кыскасы, бәйрәм алдыннан һәр көнне Мамадышыбызда гына да берничә йөз туташ, ханым һәм әби алтыннан, көмештән, кыйммәтле ташлардан эшләнгән бүләк ала икән.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
декабрь, 2025 ел
Буыннар тантанасы: Мамадыш үзәк район хастаханәсендә яшь медицина хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котладылар
«Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССОның актлар залында «Яшь белгечне хөрмәтләү» бәйрәм чарасы узды. Быел да, элеккечә, бәйрәмнең аерым кунаклары яшь хезмәткәрләр-табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары булды.
"Нәфис" фондыннан 8,6 мең бала Яңа ел бүләкләре алачак
«Нәфис» хәйрия фонды Татарстаннан 8,6 мең баланы Яңа ел белән котлый.
Мамадышта «АрсеналГидро» ҖЧҖ җитештерү мәйданчыгында йомгаклау җыелышы узды
Мамадышта «АрсеналГидро» ҖЧҖнең җитештерү мәйданчыгында предприятиенең 2025 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча йомгаклау җыелышы узды. Очрашуда компания җитәкчелеге һәм завод хезмәткәрләре катнашты.
«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында Дүсмәт авыл җирлеге башлыгы Радик Ефимов 8 яшьлек Алан белән очрашты
«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында Дүсмәт авыл җирлеге башлыгы Радик Ефимов махсус хәрби операциядә катнашучының 8 яшьлек улы Алан белән очрашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз