Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Котып Мамадышка күчкән
2014 елның 8 феврале, шимбә
Һава температурасы һаман күтәрелергә исәпләми. Урамнарда да кеше сирәгәйде. Хәтта банкларда да чиратлар беткән.
Иртән ишектән чыгуга ук салкын битне өтәп алды. Өстәвенә җилле дә икән әле. Мәктәптә укыганда бер тапкыр борын белән колакларны өшеткән идем инде, миңа шулары да җитәр, дидем дә, борылып кереп, такси чакырттым. Мондый салкында эшкә барып җиткәнче, колакларың гына түгел, тагын әллә нәрсәләрең өшергә мөмкин. Машинада урамның температурасы минус 30 градусны күрсәтә иде. Атнага сузылган зәмһәрир суыклар таксист егетнең дә үзәгенә үткән, күрәсең. Сүз күбрәк Качманудан ук башланып, һаман да китәргә җыенмаган котып салкыннары тирәсендә барды. “Бүген төнлә Ушма аръягында температура 37 градуска кадәр төшкән иде. Трассада – Казан юлында 40ны күрсәтте,“ – диде ул. Бүлмәгә кереп компьютерны кабызган идем, анда Интернетны: “Татарстанга аномаль салкыннар керә,“–дигән шомлы хәбәрләр белән тутырганнар. Температураның 40 градуска кадәр төшүен вәгъдә итәләр.
Мондый салкыннар гел булып тормый. Район гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы Анатолий Маслов та: “Бездә гыйнварның уртача температурасы минус 20 градус тирәсендә,“ – ди. Аномаль салкыннарны күргәләгән бар инде. 1978-79 елның декабрь ахырында температура 55 градуска кадәр төште. Урманнардагы имәннәр, бакчалардагы алмагачлар өшеп беткән иде. Салкыннан югары вольтлы линия өзелеп, Катмыш белән Басканда егерме көн ут булмаган. Дүсмәттә дә электр линиясе өзелгән.
–Фермаларда тирес чыгару транспортерлары, сулар катты. Абзарлар маллар белән тулып торгач, аларның туңып үлү очраклары бер дә ишетелмәде, – дип искә ала ул елларда “Кызыл партизан“ хуҗалыгына рәислек иткән Мәснәви Гаффаров. Ә юлларда катып үлүчеләр турында ул елларда сөйләү һәм язу тыела иде. Салкын тидереп чирәп үлгән маллар да, юлларда катып үлүчеләр дә булгалагандыр. Кече Кирмәннән Аръяк урамы аша Югары Ушма ягына чыкканда Сәләхи тавы бар. Анда 1922нче елны кышкы буранда өшеп үлгән кеше җирләнгән.
– 1941-42нче елның кышында да шушындый салкыннар булган. Мәскәүне генерал Суык коткарып калды, дип сөйләшәләр иде сугыштан кайткан ирләр. 1972-73нче елның гыйнваре да бик салкын килде. 1997-98нче, 2002-2003нче елларның декабрь ахырында температура 35-40 градуска кадәр төшкән иде. 40 градус салкынлык җиләк-җимеш агачлары өчен куркыныч. Ә көньяк питомниклардан алып кайтканнары 30 градуста да өши, – ди бөтен гомерен игенчелеккә багышлаган Әсгать Ганиев.
Узган елларны аяк-кулларын өшетеп район үзәк хастаханәсенә эләгүчеләр байтак була торган иде. Быел Түбән Тәкәнештән уң аягының бармакларын өшеткән бер ирне китергәннәр. Мамадыш БОМЖлары да үзләренә җылы почмаклар тапканнар. Соңгы вакытларда алар Давыдов, Төзүчеләр, Ленин урамнарындагы (101) йортларны үз иткәннәр. Ул йортларда яшәүчеләр белән конфликтларга керсәләр дә, урамда, ташландык почмакларда катып үләселәре килми. Мәктәпләрдә укулар туктатылган икән. Район гадәттән тыш хәлләр идарәсе җитәкчесе Анатолий Маслов хәзергә хәвеф-хәтәрнең булмавын әйтте.
– Электр линияләрендә хәзергә өзеклекләр юк. Өстәмә бригадалар белән машиналарның тәүлек буе дежур торуын оештырдык, – диде район электр челтәрләре җитәкчесе Рафаил Габдрахманов.
Рәис Гасыймов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек начальнигы:
–Фермаларга төнге дежурлар куелды. Минус 17 градустан түбән булса, маллар урамга чыгарылмый. Дүсмәттә сыерларны барда эчертү өчен генә чыгарып кертәләр. Хәзергә сулары, тирес транспортерлары каткан абзарлар ишетелми әле. Уҗымнарга куркыныч янамый. Алар 30-40 сантиметр калынлыктагы кар астында.
Әнисә Хаҗиева, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары:
–Температура минус 23тән түбән булганда–авыл мәктәпләрендәге 1-4нче; 25тән түбәндә–шәһәрнең 1-4нче, авылның 5-9нчы; 27дән түбәндә–шәһәрнең 5-9нчы, 30дан түбәндә–авылның 10-11нче; 32дән түбәндә–шәһәрнең 10-11нче сыйныфларында укулар туктатыла. Олимпиадалар булганда укучыларны алып барабыз.
Минневәрис Мингалиев
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
май, 2026 ел
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Роспотребнадзор талпаннарга каршы чараларның нинди булуы турында сөйли
Талпаннар активлашу сәбәпле, Роспотребнадзор репеллентлар һәм акарицидларның аермалары нәрсәдә, шулай ук алар ярдәмендә бөҗәкләр һөҗүменнән ничек ышанычлы сакланырга мөмкин икәнлеге турында хәбәр итә.
Дача сезоны башлану белән Роспотребнадзор бөер синдромы белән геморрагик бизгәк (ГЛПС)профилактикасы турында хәбәр итә
Дача сезоны башлану белән Роспотребнадзор үзен бөер синдромы белән геморрагик бизгәктән (ГЛПС) – кешенең вак кан тамырлары, бөерләре, үпкәләре һәм башка органнары зарарлануы белән барлыкка килә торган авыр йогышлы авырудан ничек сакларга кирәклеге турында хәбәр итә.
Мамадышта 24 фатирлы яңа торак йорт төзү планлаштырыла
Йорттагы фатирлар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының «социаль ипотека»программасында катнашучыларга биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз