Мамадышта тантаналы рәвештә «Баха сила Камы» Бөтенроссия ралли-рейды ачылды

2026 елның 31 июле, җомга

              Бүген Мамадыш ипподромында "Баха сила Кама" ралли-рейдының тантаналы ачыылшы булды. Бөтенроссия масштабындагы ярышларга Санкт-Петербург, Мәскәү, Дзержинск, Йошкар-Ола һәм башка бик күп төбәкләрдән катнашучылар җыелды. Барлыгы 60 берәмлектән артык техника тәкъдим ителде.

           "Баха сила Кама" ралли-рейдының     үзенчәлеге — катлаулы рельеф, табигый киртәләр һәм һава шартларының үзгәреп торуы, бу трассаның һәр километрын җитди сынауга китерә. Оештыручылар ассызыклаганча, уңыш күп факторларга бәйле: мотоциклларның техник торышыннан алып ярдәм итү командасының эшен җайга салуга кадәр. Тамашачылар  чыгышларны карадылар, кунаклар һәм катнашучылар белән аралаштылар. Ярышлар старт алды һәм өч көн дәвам итәчәк. Кунакларны күңелле ярышлар, гаилә күңел ачулары, тематик мәйданчыклар һәм кичке концертлар көтә.

      Музыкаль программаны бүген диджей Сөләйман ача, ә финал аккорды 2 августта Элвин Грей һәм Раяз Фасихов чыгышлары булачак.

     Үткәрү урыны:   Мамадыш Ипподромы. Керү ирекле. Барыгызны да ял көннәрен тизлек, хис-кичерешләр һәм тере музыка атмосферасында уздырырга чакырабыз!

                 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International