Эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр көннәре" акциясе турында

2026 елның 9 июне, сишәмбе

Үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм аңлаешлылыгын арттыру максатларында 2026 елның 11 июнендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск, Мамадыш районнарында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе территориаль бүлеге түбәндәге адрес буенча Бердәм ачык ишекләр көнен оештыра: ТР, Мамадыш ш., Пугачев ур., 2 йорт.

           Эшмәкәрләрне «бердәм Ачык ишекләр көне» ндә алдан язылу буенча территориаль бүлекнең 8(85563) 3-97-21, 3-98-86 телефоннары номерлары буенча кабул итәчәкләр.

Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!

Мәҗбүри таләпләрне белү-хокук бозулардан саклануның иң яхшы ысулы! Без сезне алдан язылу буенча консультациядә көтәбез !

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International