Бүген Мамадышка эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова килде.

2026 елның 29 мае, җомга

Район башлыгы Вадим Никитин белән бергә министр Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында, шулай ук балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет»социаль приютында булды. Кунаклар тәрбияләнүчеләрнең яшәү шартларын югары бәяләделәр, учреждениеләр коллективлары белән аралаштылар һәм алдагы эшнең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар. Шулай ук муниципалитет бинасына эш визиты вакытында Эльмира Зарипова гражданнарны шәхсән кабул итте. Кабул итүгә Мамадыштан 5 кеше килгән иде. Һәркем дулкынландыргыч сораулар бирә һәм компетентлы аңлатмалар ала алды. Министр барысын да игътибар белән тыңлады, кирәкле киңәшләр бирде һәм кайбер сорауларны шәхси контрольгә алды. Визит конструктив рәвештә узды. Барлык билгеләнгән проблемалар һәм тәкъдимнәр эшкә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International