Мамадышта Дәүләт йомгаклау аттестациясен, чыгарылыш кичәләрен һәм җәйге бәйрәмнәрне уздыру чорына куркынычсызлык чараларын көчәйтәчәкләр Районның террорчылыкка каршы комиссиясе Социаль әһәмиятле чаралар әзерләү һәм уздыру чорында җәмәгать тәртибен саклау чаралары турында фикер алышты. Мамадышта Мамадыш муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттан тыш өченче утырышы узды. Утырыш Мамадыш муниципаль районы башлыгы урынбасары, террорчылыкка каршы комиссия рәисе урынбасары Ришат Сәмигуллин җитәкчелегендә узды. Катнашучылар ике төп мәсьәлә буенча фикер алыштылар: бәйрәм һәм социаль әһәмияткә ия вакыйгалар алдыннан иҗтимагый куркынычсызлыкны көчәйтү, шулай ук узган елда террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча эш йомгаклары. Алдагы көннәрдә һәм атналарда районда ОГЭ һәм БДИ, чыгарылыш кичәләре, балаларны яклау көне, Россия көне, шулай ук милли бәйрәмнәр — Сабантуй, Питрау һәм Гырон быдтон узачак. Шуңа бәйле рәвештә комиссия җаваплыларга тәкъдим итте