Хезмәт коллективларының шәһәребездәге төп чыршы янындагы Яңа ел чыгышлары быел да үзенчәлекле сценарийлар буенча узачак. Узган ел алар төрле милләтләрнең яңа елны ничек каршылауларына багышланган иде. Быел коллективлар Яңа ел бәйрәмнәре белән бәйле төрле күренекле әкиятләрне һәм әсәрләрне чыгышларының нигезе итеп алачаклар. Мәсәлән, “Морозко“, “Унике Ай“, “Кар Патшабикә“, “Кар кызы“, “Чуртан кушуы буенча“ әкиятләре, Николай Гогольнең “Раштуа алды төне“ әсәре. Коллективлар арасында җирәбә дә үткәрелде. Боз сараендагы Яңа ел бәйрәме быел 30нче декабрьгә планлаштырылды. 31нче декабрьдә күңелле бәйрәм чаралары район мәдәният йортында үтәчәк. Ә хезмәт коллективларының үзәк чыршы янындагы чыгышлары 1нче гыйнвардан башлана һәм 7сенә кадәр дәвам итә. Иң яхшы чыгышлар дипломнар һәм акчалата премияләр белән билгеләп үтеләчәк.