Бүләк биреләчәк

2013 елның 10 декабре, сишәмбе

Татарстанда чиркәүләрне яндыручылар турындагы мәгълүматлар бирүчеләрне бүләк көтә. Узган айның 17нче ноябренә каршы төндә Яңа Чишмә районында һәм Чистай шәһәрендә православие храмнарына ут төртү омтылышлары булды. Ә инде 28нче ноябрьгә каршы төндә Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарында ут иске чиркәүләрне тулысынча юкка чыгарды. Әлеге фактлар уңаеннан Россиянең тикшерү комитетының төбәк идарәсе намус ирегенә һәм дингә ышануына хокуклар дини йолаларны үтәү өчен билгеләнгән махсус урыннарда бозылу, аңлы рәвештә хулиганлык кылу максатларында милекне юкка чыгару һәм бер төркем затлар тарафыннан сәяси, идеологик, раса, дини һәм милләтне күрәалмаучанлык,  вандализм турындагы маддәләр нигезендә җинаять эше кузгатты. «Гражданнарның үзләре ия булган мәгълүматлар турында (843) 291-20-02, яисә 02 (3-14-65) ышаныч телефонына хәбәр итүләрен үтенәбез. Православие храмнарын яндыру белән бәйле булган Җинаятьләрне ачарга ярдәм иткәннәргә 1 миллион сум акчалата бүләк бирү каралган,»– дип хәбәр итә Россия ЭЭМның Мамадыш районы буенча бүлек начальнигының мәгълүмат чапралары белән эшләү буенча урынбасары Римма Багманова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International