Үткән атна җомгасында район мәдәният йортында шушы исем астында фестиваль уздырылды. Үзләренең сәләтләрен күрсәтү өчен сәхнәгә төрле яшьтәге игезәкләр чыкты. Тамашачылар аларның кайберләренең тормышлары белән фойеда оештырылган фоторәсемнәр күргәзмәсендә таныштылар.
Николай Зюрин
Чарада катнашучыларның иң кечкенәләре Лиана белән Алина Антоноваларга киләсе елның гыйнварында дүрт яшь тулса, Баскан авылыннан Нәсимә һәм Рәсимә Галимоваларга – 57 яшь. Мәгълүм булганча, табигать могҗизасы булган игезәкләр арасында бер-берләренә охшап бетмәгәннәре дә, охшаганнары була. Аларны беренче күрүдә генә аерманы табуы кыен, ә инде аралашырга туры килсә, моны күрергә мөмкин. Андыйлар турында, ике игезәк туган, диләр. Мәдәни чара башланганчы шундый парларның берсе – Көмеш Күл авылыннан Гөлия һәм Алия Мөбарәкшиналар белән сөйләшеп алырга булдым. Соңгысы ун миинутка өлкәнрәк булып чыкты аларның. Кызларның икесе дә Казан федераль университетының татар теле һәм тарих факультетын тәмамлаганнар. Алия бүгенге көндә аспирантурада белем ала. Гөлия гаилә корып җибәргән.
–Бүгенге көндә сез икегез ике җирдә яшисез. Аерылулары читен булгандыр?
–Әлбәттә. Хәзер күп кенә проблемаларны үзебезгә аерым хәл итәргә кирәк. Шулай булуга карамастан, бер-беребезгә шалтыратып киңәшләр сорыйбыз. Көнгә кимендә 15-20 тапкыр телефон аша сөйләшмәсәк, күңелебез тынычланмый, – диләр алар.
–Алия, Гөлия бүген әни кеше. Игезәкләр бер-берләреннән ерак яшәсәләр дә, берәрсе авыртса, икенчесе дә авыр халәттә була икән, дип ишеткән бар иде. Гөлия әни булган мизгелләрдә син нинди тойгылар кичердең?
–Чыннан да, сыңарым бала тапкан 2012нче елның 1нче августында мин дә авырып киттем. Кәефем булмады. Ышанасызмы, эчем авыртып тилмердем. Өйләдән соң хәл алырга яткач, кинәт кенә җиңел булып китте. Көне буе кулыма алмаган кәрәзле телефоныма күз салсам, анда дистәдән артык смс хәбәрләр. Барысы да Гөлиянең бала табуы белән котлаганнар.
Мөбарәкшиналар фестивальдә моңсу хикәяне сәнгатьле итеп сөйләгәндә, нечкә күңелле тамашачыларның күзләрендә яшьләр күренде. Башка парлар да залдагыларга үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: җырладылар, сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр, биюләр башкардылар, көлкеле тамашалар күрсәттеләр. Беренче сынау алар өчен уңышлы тәмамланды диясем килә. Киләчәктә араларыннан бертуган футболчылар Алексей һәм Василий Березуцкийлар, Дмитрий һәм Кирилл Комбаровлар, юмор осталары Александр һәм Валерий Пономаренко, актерлар Вадим һәм Виктор Яцукилар, Любовь һәм Вера Баханковалар һәм илебезнең дан казанган башка данлыклы парлары кебекләр дә чыгар, дип ышанасы килә. Кызганычка каршы, вакыт кысан булу сәбәпле, игезәкләргә әзерләнгән сорауларның күбесе бирелмичә калды. Иманым камил, чараны алып баручы Фәнил Ахунҗанов, аңа ярдәм иткән игезәк бертуганнар Тамилла һәм Камилла Курбанисмаиловаларның “астыртын“ сорауларына алар бернинди каушаусыз җавап бирерләр иде. Ә инде ахырында төрле матур костюмнар кигән игезәкләр чыгып баскач, сәхнә тагын да яктырып китте.