Көннәр кинәт җылынып китү сәбәпле бина түбәләреннән кар төшү куркынычы арта, шулай ук юлларда бозлавык булуы ихтимал. Шуңа бәйле рәвештә, кар төшү куркынычы булган түбәле йортларга якын килмәскә, шулай ук мондый урыннарда балаларга уйнарга һәм анда йөрергә юл куймаска чакырабыз.
Моннан тыш, автомобильләрне кәрнизләрендә боз сөңгеләре барлыкка килгән яки түбәсеннән кар төшү куркынычы булган биналар һәм корылмалар янында машиналарны калдырмаска киңәш ителә.
Игътибарлы булыгыз һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез, әгәр дә Сез кар төшү куркынычы яисә боз сөңгеләре күрсәгез — идарәче компаниягә хәбәр итегез.
Диспетчерлык хезмәте телефоны +7 (85563) 3-36-00