Бүген Мамадыш районында тау чаңгысы спорты, Сноуборд һәм фристайл буенча Татарстан Республикасы Рәисе Кубогына бөтенроссия ярышлары узды. Ярышлар «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында төзелгән «Вятка»заманча спорт комплексы территориясендә узды.
Мамадыш илнең иң көчле спортчыларын җәлеп итү үзәгенә әверелде. Җиңү өчен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстан Республикасыннан 20гә якын команда көрәште. Тантаналы чарада катнашучыларны һәм кунакларны Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин, ТР Спорт министрлыгының югары казанышлар спорты бүлеге җитәкчесе Раиф Вафин һәм ТР фристайл һәм сноуборд федерациясе президенты Денис Белов сәламләде.
Вадим Никитин үз чыгышында вакыйганың район өчен мөһимлеген билгеләп үтте: "Мондый югары дәрәҗәдәге ярышларның нәкъ менә безнең җирдә узуы символик мәгънәгә ия. Бу стартларның киләчәге зур. Әлеге комплексны төзүдә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка, шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Ивановка ихлас рәхмәтемне белдерәм. Без инде территорияне үстерү концепциясе өстендә эшлибез һәм бу спорт курортын ел әйләнәсе һәм туристлар өчен уңайлы итү максатын куябыз», — дип ассызыклады район башлыгы. Ярышлар «яшәү өчен Инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында төзелгән «Вятка» заманча спорт комплексы территориясендә узды. Бу объект Мамадыш районында спорт һәм туризм үсешенә көчле этәргеч бирде.