2026 ел яшь парларга гаилә тормышын башлау өчен үзенчәлекле, символик даталар бүләк итә.

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

2026 ел яшь парларга гаилә тормышын башлау өчен үзенчәлекле, символик даталар бүләк итә. «26» саннары комбинациясе туйны планлаштыручы парлар өчен чын табыш булды. Һәм 2026 елның 26 феврале дә искәрмә булмады — пәнҗешәмбе булуга карамастан, бу дата Мамадыш ЗАГС бүлегендә иң популяр дата булып чыкты.

26.02.2026 көненә 7 гариза бирелгән. Ак күлмәк, кәләш чәчәк бәйләме, якын кешеләр — барысы да тантаналы көнне тиешенчә оештырылган. Теркәлүләрнең берсе аеруча күңелне нечкәртте.

Парларның берсенең кияве махсус хәрби операциядә катнашучы . ЗАГС коллективы яраткан гаиләсе янына тизрәк җиңү белән  кайтуларын теләде!

Атна ахырына туры килә торган икенче дата -  26.06.2026 ел башыннан ук чын шау-шу уятты.

2026 елның 26 июненә теркәлү журналы инде гыйнвар ахырына максимум буенча тутырылган иде.

2026 елда туйларның популярлыгы никах институтын ныгытуга һәм яшь парларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Гаилә» масштаблы милли проектын эшләтеп җибәрү белән туры килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International