Бүген Красная Горка авыл җирлегендә гражданнар җыены узды. Анда район Башлыгы Вадим Никитин да катнашты. 2025 елда эшләнгән эшләр буенча җирлек башлыгы Вәлия Гыйззәтуллина чыгыш ясады.
Ачыклык һәм актив хезмәттәшлек безнең җирлектә яшәүче һәр кеше өчен мөһим булган мәсьәләләрнең киң спектрын тикшерергә мөмкинлек бирде. Анда торак шартларын яхшырту, транспорт челтәрен модернизацияләү һәм җирлектә яшәүнең уңайлылыгын арттыру темалары күтәрелде.
Ачык дискуссия кысаларында гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, теләкләрениткерделәр һәм файдалы инициативалар тәкъдим иттеләр.
Район башлыгы Вадим Никитин җирлек эшенә югары бәя бирде: "Красная Горка авыл җирлеге-тотрыклылык һәм үсеш үрнәге. Күренеп тора, биредә барлык дәрәҗәдәге программалар белән эшли һәм эшне ахырына кадәр җиткерә беләләр. Ә без киләчәктә дә җирлек инициативаларын хуплаячакбыз", - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Территория үсүен дәвам итә. 2026 еда яңа төзекләндерү программаларында катнашу, авыл инициативаларына ярдәм итү һәм киләчәктә халыкның тормыш сыйфатын яхшырту эшләре планлаштырыла.